Авыл 1619 елдан мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле –  игенчелек, терлекчелек.

1848 елда авылда мәчет төзелә, 1893 елда яңадан төзелә (1949 елдан бинасында мәктәп урнаша).

XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп (1906 елда ачыла), 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире (Җилгелде авылы җирләрен дә кертеп) 584 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Царёвококшай (1919 елга кадәр – Краснококшай) өязе Кышлау волостенда. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Әтнә, 1959 елның 12 октябреннән – Тукай, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1990 елның 25 октябреннән Әтнә районында.

Хәзер Күәм авыл җирлеге составына керә.

1920 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла (1990 елда яңа бина төзелә). 2003 елда яңа мәктәп ачыла, шул ук бинада балалар бакчасы һәм медпункт урнаша.

1931 елда авылда “Ирек” колхозы оештырыла (беренче рәисе – Г.Мортазин), 1958 елда К.Маркс исемендәге колхоз (Күәм авылы) составында, 1961 елда “Игенче” колхозы итеп үзгәртелә. 1993 елда колхоз бүленгәндә авыл “Дусым” колхозы составына керә. 2002 елдан “Дусым” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять (инвесторы – “Татнефтепродукт” компаниясе). 2011 елда аның составына “Күлле Киме” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять керә. Халкы күбесенчә “Дусым” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Авылда башлангыч мәктәп, клуб, балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты бар.

1992 елда мәчет төзелә (хәзер торак йорт). 2007 елда яңа “Наил” мәчете төзелә.

Авылның әйләнә-тирәсендә чишмәнең сул сөзәклегендә Алтын Урда чорының болгар керамикасы кисәкләре табыла.

Күренекле кешеләре

Н.З.Сабиров (1932 елда туган) – РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, “Арскнефтепродукт” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директорының авыл хуҗалыгы буенча киңәшчесе (2002 елдан);

Р.Н.Сабиров (1958 елда туган) – “Татнефтепродукт” холдинг компаниясе” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры (1998 елдан), бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, ТРның атказанган нефтьчесе, РФ ягулык-энергетика комплексының мактаулы хезмәткәре;

Р.Х.Фәизов (1931–2011) – язучы, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, балалар һәм яшүсмерләр өчен повестьлар һәм хикәяләр җыентыгы авторы.

Халык саны

1859 елда – 310,
1897 елда – 516,
1908 елда – 835 (Җилгелде авылын да кертеп),
1926 елда – 550,
1938 елда – 605,
1949 елда – 487,
1958 елда – 447,
1970 елда – 393,
1979 елда – 360,
1989 елда – 274,
2002 елда – 234,
2010 елда – 206,
2015 елда – 222 кеше (татарлар).