1930 елның 10 августында оештырыла.

Татарстан Республикасының төньяк-көнбатышында урнашкан. Мари Республикасы белән чиктәш.

Үзәге — Олы Әтнә авылы.

Мәйданы — 681,4 кв.км.

Халкы 2017 елда — 13148 кеше (2002 елгы халык исәбе буенча татарлар — 98,7%).

Район 47 торак пунктны берләштерә.

Гербы һәм флагы 2006 елның 3 мартында раслана.

Герб тасвирламасы

«Сыек зәңгәр (зәңгәр, күк) җирлектә алтын белән тар гына каймаланган яшел лалә чәчәге; алар өстендә — буйга бүленгән, сулга бөгелгән һәм очланган очы белән кайма эченә орынган алтын-көмеш каз каурые».

Флаг тасвирламасы

«Киңлеге озынлыгына 2:3 нисбәттәге, үзәгендә сары контурлы яшел лалә чәчәге сурәтләнгән һәм аның фонында чәчәкне периметры буенча сары контуры белән бүлгән символик сары-ак каурый (яртылаш башактан тора) урнаштырылган туры почмаклы күк тукыма».

Символика нигезләмәсе

Әтнә районы гербы символлар һәм аллегорияләр теле белән төбәкнең кабатланмас үзенчәлеген чагылдыра. Әтнә җире борынгы татар мәдәнияте үзәкләренең берсен тәшкил итә. Бу — халыкның гореф-гадәтләре һәм йолалары, татар әдәби теле тулы һәм камил сакланган төбәк. Милли орнамент элементы — лалә чәчәге — җирле халыкның халык традицияләренә тугрылыгын күрсәтә; татар халкының матди һәм рухи мәдәнияте үсешендә Әтнә районы тоткан мөһим урынны билгели. Лаләнең читләрен каймалаган каурый — күп кенә гали затлар: мәгърифәтчеләр, галимнәр, шагыйрьләрнең кече ватаны, Казан артының үзәге булган Әтнә төбәгенең гасырлар тирәнлегеннән килүче мәгърифәтлелеге, мәдәнилеге, рухияте билгесе. Биредә атаклы галим һәм дин эшлеклесе Шиһабетдин Мәрҗани, татар шагыйре Сибгат Хәким, танылган тел галиме Рәшид Рәхмәти Арат туган. Каурыйның башакны хәтерләткән алтын өлеше борынгы игенчелек традицияләрен һәм район икътисадының нигезен тәшкил итүче югары технологияле авыл хуҗалыгы җитештерүен белдерә. Алтын төс — уңыш, тотрыклылык, абруй һәм акыл; көмеш — ниятләр һәм омтылышлар чисталыгы, камиллек, татулык һәм үзара аңлашу; яшел — табигать, сәламәтлек, үсеш; зәңгәр — намус, зыялылык, рух байлыгы символы.

Авторлар коллективы

М.Хәбибуллин (Олы Әтнә), Р.Хәйретдинов, С.Салихов һәм И.Миңнуллин (Казан), К.Мочёнов (Химки), К.Переходенко (Конаково), О.Афанасьева (Мәскәү).