Татарстан Республикасының төньяк-көнбатыш өлешендә, Әтнә елгасында, Коркачык тимер юл станциясеннән Төньяк-Көнбатышка таба 30 км, Казаннан төньякка таба 53 км урнашкан.

Халык саны:

1782 елда – 397 ир-ат,
1859 г. — 2006,
1897 г. — 2715,
1908 г. — 3539,
1920 г. — 3349,
1922 г. — 3545,
1926 г. — 3560,
1949 г. — 2664,
1958 г. — 2816,
1970 г. — 3399,
1979 г. — 3375,
1989 г. — 3049,
2002 г. — 3651,
2010 г. — 3536,
2015 г. — 3557 кеше (татарлар).

1920 елга кадәр авыл Казан губернасы Казан өязенең Олы Әтнә волосте үзәге була. 1920 елдан башлап ТАССРның Арча кантоны составында. 1930 елның 10 августыннан Әтнә районы үзәге, 1959 елның 12 октябреннән Тукай районы, 1963 елның 1 февраленнән Арча районы составында, 1990 елның 25 октябреннән – район үзәге.

Олы Әтнә авылы

Тарихы

Кала Тау шәһәрлеге

Олы Әтнә авылына Казан ханлыгы чорында нигез салына. Авыл аша Казан белән Вятка һәм Малмыжны тоташтырган борынгы Алат юлы үтә.

XVIII гасыр – XIX асырның беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары категориясенә карый. Бу чорда халыкның төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, тимерчелек, тегү, балта эше, он тарту, йон-тукыма ману, чыпта-кап сугу, бакыр савыт-саба ясау.

1895 ел мәгълүматлары буенча, авылда мәдрәсә эшләп килгән.

XX йөз башында авылда волость идарәсе, 3 мәчет, фельдшерлык пункты, 3 җил һәм 2 су тегермәне, 2 тимерчелек, казна шәраб кибете, 3 сыраханә, ашханә, 4 юлаучылар йорты була; шимбә көннәрендә базар эшли. Бу чорда авыл общинасыны 4704,9 дисәтинә җир биләгән.

1930 елларда авылда «Алга» колхозы оеша,1936 елда ул Киров исемендәге колхоз составына керә. 1960 елда «Үрнәк» дип үзгәртелә, 1977 елдан Тукай исемендәге колхоз дип атала. 1985 елдан «Тукай» совхоз-техникумы, 2004 елдан «Тукай» дәүләт унитар предприятиесе, 2005 елдан «Тукай» җаваплыгы чикләнгән җәмгыять.

1928 елдан элеккеге бай йортында тимерчелек була, 1931 елда Югары Көек авылы осталары кул токарь станогы куялар һәм аның өчен бина торгызалар. 1931 елда 12 машина-трактор пункты, машина-трактор станциясе, гараж һәм двигательләр ремонтлау цехы, тулай торак, медпункт, ашханә төзелә. 1930 елларда конюшня, пилорама, заправка, эретеп ябыштыру цехы, кибет ачыла.

Хәзерге вакытта авылда «Әтнә авыл хуҗалыгы техникасы» җаваплыгы чикләнгән җәмгыятеь (трактор, комбайн, двигатель, генератор һәм башкаларга ремонт ясый), май заводы, «Әтнә промкомбинаты» тегү предприятиесе, кибетләр, икмәк-күмәч һәм кондитер әйберләре җитештерү цехы эшли

Г.Тукай исемендәге Авыл хуҗалыгы техникумы

Мәдәнияте

«Сөмбел» фольклор ансамбле

1918 елда авылда Совет хезмәт мәктәбе эшли башлый (1921 елда мәктәптә 5 сыйныф була, аларда 429 бала белем ала), 1924 елда дүрт еллык башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә, 1931–1932 елларда – җиде еллык, 1935 елда – урта мәктәп.

Мәгариф өлкәсендә 1966 елдан Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы, балалар бакчасы, Әтнә балалар сәнгать мәктәбе (2006 елда ачылган, «Тургай» инструменталь ансамбле, «Дим-Дим» һәм «Рәйхан» вокаль ансамбльләре, «Ал чәчәк» хореография ансамбле составында), Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, «Әтнә районы мәктәп укучылары йорты» мәктәптән тыш эшләр үзәге эшли.

2014 елда «Ашыт» мәдәни-спорт комплексы ачыла.

Авылда Г. Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры эшли. Ул 1918 елдан эшләп килгән һәвәскәр коллектив базасында 1932 елда колхоз-совхоз театры буларак оештырыла. 1966 елның 1 июлендә коллективка «халык театры» мактаулы исеме, 2011 елда – дәүләт театры статусы һәм Габдулла Тукай исеме бирелә. 2016 елдан башлап театр район мәдәният йорты бинасында эшли (2005 елда төзелгән). Театрның режиссеры – Р. Р. Фазлыев (2008 елдан).

Мәдәният йорты каршында «Сөмбел» фольклор ансамбле эшли (1987 елдан башлап; сәнгать җитәкчесе – Р. Р. Шәрәфиев).

Авылда типография (1991 елдан башлап татар телендә «Әтнә таңы» район газетасын бастыра), Мәдәният йорты, 2 китапханә эшли.

1997 елда «Әхәт» мәчете төзелә.

«Әхәт» мәчете

Архитектура һәйкәлләре

Сәүдәгәр Гатаулла Даутов йорты

Авылда берничә архитектура һәйкәле бар: сәүдәгәрләр Вәли бай, Гатаулла Даутов, Саттар йортлары.

XIX йөзнең икенче яртысында төзелгән Вали бай йорты ике катлы ярымташ бина (беренче кат – таш, сәүдә өчен билгеләнгән, икенче кат – агач, торак өчен). Фронтонда йөрәк һәм нурлар белән әйләндерелгән ярымциркуляр уем. Татар төзелеше сәнгате традицияләрендәге торак архитектурасы һәйкәле.

1895 ел – XIX йөз башында төзелгән сәүдәгәр Гатаулла Даутов утары комплексы мезонинлы 2 катлы торак йорт, ат сарайлары, складлар, мунча, кибет, койма, ике капкадан (чиста һәм хуҗалык ишегалдына) тора. Совет чорында торак йорт коммуналь торак, военкомат, тулай торак буларак кулланыла. 1994 елда бинаны реставрацияләү башлана. 2010 елдан утар территориясе музей мәйданчыгы буларак файдаланыла, монда Әтнә районы туган якны өйрәнү музее фондлары урнашкан.

Авылның танылган кешеләре

Авыл кешеләре арасында:

Ф.Г.Гайнанова (1929–2007) – тәрҗемәче, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре;

К.Г.Гәрәев (1944 елда туган) – физика-математика фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән һәм техника эшлеклесе, А.Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты профессоры, РФ Югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Х.М. Мөштәри исемендәге премиясе лауреаты;

Х.З. Гаффаров (1935 елда туган) – ветеринария вирусологы, ветеринария фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты;

Г. Даутов (1867–1931) – 2 нче гильдия сәүдәгәре, репрессияләнгән;

А.У. Җиһаншин (1960 елда туган) – фармаколог, нейрофизиолог, медицина фәннәре докторы, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты;

У.Ш. Җиһаншин (1926–1992) – авыл хуҗалыгы җитештерүен оештыручы, ТАССР авыл хуҗалыгы министры (1971–1983 елларда), ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры;

И.А. Мөхәммәтҗанов (1935 елда туган) – механика өлкәсендә галим, физика-математика фәннәре докторы, Россия Халыклар дуслыгы университеты профессоры;

А.Г. Сафиуллин (1947 елда туган) – компрессорлар төзүче, техник фәннәр кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган машина төзүчесе, фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты;

А.Г. Ситдыйков (1973 елда туган) – археолог, тарих фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты, Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасының Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты;

А.М. Сөләйманов (1952 елда туган) – төзелеш материаллары өлкәсендә галим, техник фәннәр докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты профессоры;

Р.Р. Фазлыев (1976 елда туган) – Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрының баш режиссеры.