Татарстан Республикасының Дәүләт симфоник оркестры. Дирижеры Ф.Ш.Мансуров

Биографиясе

1928 елның 10 гыйнвары, Алма-Ата шәһәре, Казакъстан ССР — 2010 елның 12 июне, Мәскәү.

1950 елда Алма-Ата университетының физика-математика факультетын, 1951 елда виолончель классы буенча Алма-Ата консерваториясен тәмамлый.

Мәскәү консерваториясе аспирантурасында дирижерлык осталыгына өйрәнә (Л.Гинзбург шәкерте).

1963 елда И.Маркович җитәкчелегендә югары дирижерлык осталыгы курслары үтә.

Мансуров иҗатына И.Зак зур йогынты ясый.

1949–1967 елларда Мансуров Казакъ халык уен кораллары оркестры баш дирижеры, Казакъстан ССРның Дәүләт симфоник оркестрын оештыручы һәм беренче баш дирижеры, Казакъстан академия опера һәм балет театры, Казакъстан радиосы симфония оркестры баш дирижеры.

Казакъстан музыка мәдәнияте үсешенә зур өлеш кертә. Казакъстан опера һәм балет театрында, классик репертуарга караган спектакльләрдән тыш, Е.Брусиловскийның «Варислар», С. Мөхәммәтҗановның «Айсылу» һәм башка милли музыка әсәрләрен сәхнәләштерә.

1967 елдан Зур театрда (Мәскәү) стажер, 1969 елдан — дирижер, бер үк вакытта Казандагы Татар опера һәм балет театры баш дирижеры (1968–1970), Татарстан Дәүләт симфония оркестры баш дирижеры һәм сәнгать җитәкчесе (1986 елдан).

И.А. Гыйләҗев (идея, сценарий авторы, алып баручы). Фуат Мансуров. 2020

Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Иҗаты

Иҗат эшчәнлеге дәверендә, башлыча, дөнья классикасын тәшкил итүче Көнбатыш Европа һәм рус опера һәм балет репертуарына караган әсәрләрнең барысын да диярлек: Дж.Вердиның «Трубадур», «Аида», Дж.Пуччининың «Тоска», Ж.Бизеның «Кармен», А.Даргомыжскийның «Су кызы», «Таш кунак», П.Чайковскийның «Евгений Онегин», «Мазепа», Н.Римский-Корсаковның «Патша кәләше»н, хәзерге чит ил һәм рус композиторлары әсәрләрен куя.

Зур театрда К.Молчановның «Макбет», В.Гаврилинның «Анюта» һәм башка балетларының беренче куелышында катнаша.

Симфония дирижер буларак, Мансуровның репертуарын тулаем диярлек дөнья классикасы һәм хәзерге заман репертуары: Л.Бетховен, Ф.Шуберт, С.Прокофьев, Д.Шостакович симфонияләре, К.Сен-Санс, А.Дворжак, К.Дебюсси, Р.Штраус, И.Стравинскийның симфония әсәрләре һәм башкалар тәшкил итә.

Мансуров ТРның симфоник культурасы һәм театр музыкасы үсешенә аеруча зур өлеш кертә. Татар опера һәм балет театрында милли опера һәм балет үрнәкләреннән иң танылганнарын: Н.Җиһановның «Алтынчәч», «Җәлил» операларын, Ф.Яруллинның «Шүрәле» балетын һәм башка яңа редакциядә сәхнәгә күтәрә.

Мансуров татар симфния музыкасын актив пропагандалый. Татарстан композиторлары Н.Җиһанов, М.Мозаффаров, А.Ключарев, Ф.Әхмәтов, А.Миргородский, А.Луппов һәм башкаларның күпсанлы симфония әсәрләрен беренче башкаручы.

Чит илләрдә актив иҗади эшчәнлек алып бара, атаклы симфония оркестрларның концерт программалары белән чыгышлар ясый.

Чит илләрнең опера һәм балет театрларында: Аргентина һәм Төркиядә — П.Чайковскийның «Пики дамасы»н, Финляндиядә И.Рауттаварның «Винсент Ван Гог»ын; Аргентинада П.Чайковскийның «Аккош күле» һәм А.Хачатурянның «Спартак» һәм башка балет спектакльләрен сәхнәгә куя.

ТР Дәүләт симфоник оркестры белән Көнбатыш Европа илләрендә (ГФР, Франция, Италия һәм башкалар) гастрольләрдә була.

Музыкаль әсәрләр авторы (симфония, Ф.Яруллинның «Шүрәле» балеты темаларына симфоник сюита һәм башкалар).

Педагогик эшчәнлеге

1951 елдан укытучылык эшчәнлеге алып бара, шул исәптән Мәскәү (1971–1982), Казан консерваторияләрендә укыта. Студентларның симфония оркестры чыгышлары һәм опера спектакльләре Мансуровның педагогика эшчәнлегенә лаеклы бәя булып тора.

Бүләкләре

Дирижерларның бөтенсоюз конкурсы (1966), ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1994).

Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар дуслыгы, «Почет билгесе» орденнары белән бүләкләнә.

Әдәбият

Бикчурина Ф. Высокая цель // Татарстан. 1997. № 12;

Эйзен А. Он во всём — маэстро // Идель. 2003. № 2.

Автор Ф.Ш.Бикчурина