Эчтәлек

Актлар атамасы борынгы Рим дәүләтендә, Урта гасырлар чорында берәр төрле рәсми эш нәтиҗәсен теркәү ахырындагы латинча actum es («эшләнгән») сүзтезмәсен кыскарту нәтиҗәсендә барлыкка килгән.

Үзара килешү актларына, килешү-канунлаштыру һәм килешү-бүлешү актларына бүленәләр. Тикшерүчеләр кайвакытта аларны ике якның үзара мөнәсәбәтен хокукый теркәү документы буларак кына кабул итә. Шул ук вакытта бу төшенчәгә кануни, регистрацион (теркәү), тәртипкә салу, хәтта эпистоляр һ.б. төр документларны да кертү очраклары күзәтелә.

Безнең чорга килеп җиткән иң борынгы төрки (борынгы төрки яки уйгыр язуында) хокукый документ үрнәкләре булган актлар VII–XII йөзләргә карый.

Рәсми хокукый актлар үрнәге итеп Алтын Урда идарәчеләре, Әстерхан, Казан һәм Кырым ханлыклары ханнары ярлыклары, аерым шәхесләргә бирелгән тархан яки сөйургал грамоталары карала (Сәхибгәрәй хан ярлыгы, Мәхмүд хан хаты).

Татар ханлыкларын Россиягә кушканнан соң (XVI–XVIII йөзләр), төрки-татар телендәге рәсми актлар төзү тәртибе юкка чыга (Россия патшаларының Шәрык дәүләтләре белән төзелгән, рус һәм татар телләрендә язылган кайбер документларын исәпкә алмаганда).

XVII йөз – XX йөзнең беренче чирегендә, башлыча, шәригать нормаларына нигезләнеп төзелгән аерым шәхси актлар гына сакланган. Татарларга кагылышлы шундый күп кенә мәгълүм актлар милек бүлешү, сату-алу, милекне закладка бирү, бүләк итү, өйләнешү яки аерылышу нәтиҗәләрен теркәүгә һ.б. карый.

Әдәбият

Каштанов С.М. Очерки русской дипломатии. М., 1970.

Усманов М.А. Жалованные акты Джучиева Улуса XIV–XVI вв. Казань, 1979.

Автор – М.Г.Госманов