И.А. Гыйләҗев (идея, сценарий авторы, алып баручы). Миркасыйм Госманов. 2020

Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Биографиясе

1934 елның 31 мае, Көнбатыш Кытай, Голҗа шәһәре, хәзерге Кытай Халык Республикасының Шөнҗан-Уйгыр автономияле районы – 2010 елның 11 октябре, Казан.

Казан университетын тәмамлагач (1963), шунда ук СССР тарихы кафедрасында эшли, 1980–1989 елларда совет чорына кадәрге СССР тарихы кафедрасы мөдире, профессор (1982).

Бер үк вакытта 1985–1991 елларда Казан университеты проректоры. 1989 елда М.Г.Госманов тырышлыгы белән Казан университетында татар филологиясе, тарихы һәм Шәрекъ телләре факультеты оештырыла. 1989–2002 елларда татар халкы тарихы кафедрасы мөдире.

М.Г.Госманов – Казан университеты археография экспедицияләрен оештыручыларның һәм җитәкчеләренең берсе (1963–1988), 1988 елдан Казан университеты каршында үзе оештырган фәнни-тикшеренү археография лабораториясе җитәкчесе.

Татарстан Фәннәр академиясен оештыручыларның берсе, 2006–2007 елларда Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты, 2007 елдан ТР ФА Президиумы киңәшчесе.

М.Г.Госманов – Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (1969 елдан).

1997–1999 елларда Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнүчеләр җәмгыяте президенты.

Татар энциклопедиясенең Баш гыйльми мөхәрририяте әгъзасы. Татар телен һәм мәдәниятен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча «Җыен» фонды рәисе (1989 елдан).

Тикшеренүләре

Хезмәтләре тарихи чыганакларны, Идел буе һәм Урал алды төрки халыкларының XIV–XIX йөзләрдәге тарихын, мәдәниятен һәм әдәбиятын өйрәнүгә карый.

М.Г.Госманов Идел буеның урта гасырлар тарихына нисбәтле бер төркем язма чыганакларны, шул исәптән Таҗетдиннең «Әт-Тиръяк әл-кәбир» («Агуланулардан көчле дәва») әсәрен, текстлары XVII–XIX йөзләрдә язма рәвештә теркәлгән татар фольклор ядкәрләрен ачыклый һәм фәнни әйләнешкә кертә.

Кайбер XVII–XVIII йөз төрки-татар тарихи чыганаклар авторларының идея-сәяси концепцияләрен тикшерә (Кадыйргали бәкнең «Җамигъ әт-тәварих» («Елъязмалар җыентыгы»), төзүчесе билгесез «Дәфтәре Чыңгызнамә» җыентыгы, Мөслиминең «Тәварихы Болгарийә»се, Т.Ялчыголның «Тәварихы Болгарийә»се).

М.Г.Госманов Җүчи олысы ханнарының XIV–XVI йөзләргә караган ярлыкларына – Алтын Урданың һәм ул таркалганнан соң барлыкка килгән татар ханлыкларының социаль-сәяси төзелеше турындагы мөһим документларга җентекле анализ ясый.

М.Г.Госманов җитәкчелегендә 1773–1775 елларга нисбәтле, Е.И.Пугачёв җитәкләгән крәстияннәр сугышы тарихын шактый тулыландыручы татар телендәге документлар тупланмасы төзелә һәм бастырып чыгарыла.

Аз мәгълүм чыганаклар нигезендә татар мәгърифәтчеләре Ш.Мәрҗани, Х.Фәезханов, Р.Фәхретдин эшчәнлекләрен һәм мирасларын өйрәнә һәм яңача яктырта. «Шәхесләребез» фәнни-популяр җыентыклар сериясе җитәкчесе.

М.Г.Госманов кайбер уйгыр, казакъ, үзбәк, кыргыз авторларының әсәрләрен, шул исәптән Ч.Айтматовның «Җәмилә» повестен татар теленә тәрҗемә итә (1966).

Бүләкләре

М.Г.Госманов – тарихи-биографик хезмәтләр циклы, “Җыен” фонды тарафыннан бастырып чыгарылган һәм мәшһүр шәхесләргә багышланган җыентыклар сериясен әзерләүдә фәнни мөхәррирлек эше өчен Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты (2012).

«Ислам конференциясе» оешмасының ислам тарихын, сәнгате һәм мәдәниятен өйрәнү буенча тикшеренү үзәгенең «Тикшеренү эшчәнлегендәге күренекле казанышлары өчен» бүләге лауреаты (2008).

Хезмәтләре

Каурый каләм эзеннән: археограф язмалары. Казан, 1984.

Серле Балбал: хикәяләр, очерклар. Казан, 1984.

Үткәннән – киләчәккә: фәнни-публицистик мәкаләләр. Казан, 1990.

Ябылмаган китап, яки Чәчелгән орлыклар. Казан, 1996.

Гасырдан – гасырга. Казан, 2004.

Татарские исторические источники XVII–XVIII вв. Казань, 1972.

Жалованные акты Джучиева Улуса XIV–XVI вв. Казань, 1979.

Заветная мечта Хусаина Фаизханова: повесть о жизни и деятельности. Казань, 1980.

Әдәбият

Профессора исторического факультета Казанского университета (1939–1999): биобиблиогр. словарь. Казань, 1999.

Казанский университет (1804–2004): биобиблиогр. словарь. Казань, 2004. Т. 3.

Источники и исследования по истории татарского народа: в честь юбилея академика АН РТ М.А.Усманова. Казань, 2006.

Миркасым Усманов: библиографический указатель. Казань, 2004.

Миркасыйм Госманов: тарихи-биографик, фәнни-документаль җыентык. Казан, 2014.

Автор – А.М.Айнетдинова