И.А. Гыйләҗев (идея, сценарий авторы, алып баручы). Риза Фәхретдин. 2020

Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Биографиясе

1859 елның 4 гыйнвары, Самара губерниясе, Бөгелмә өязе (хәзер Әлмәт районы) Кичүчат авылы – 1936 елның 12 апреле, Уфа шәһәре. 

Бөгелмә өязе Түбән Чыршылы мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң укыту эшчәнлеге белән шөгыльләнә.

1887 елда имам вазифасына сынау үтә.

1887–1888 елларда Казанда Р. Фәхретдиннең гарәп телен укыту һәм мөселман хокукы мәсьәләләренә багышланган тәүге «Әт-төхфәт әл-әнисия» («Дусларга бүләк») һәм «Китаб әл-игътибар» («Ышаныч китабы») хезмәтләре басыла.

1889–1891 елларда Бөгелмә өязендәге Илбәк авылындагы мәчет имам-хатибы.

1891 елда Уфа шәһәрендә Оренбург мөселман Диния нәзарәтендә казый итеп сайлана. Диния нәзарәте архивын тәртипкә сала, аның фондларын археографик эшкәртүгә һәм аеруча кыйммәтле документларны бастыруга башлангыч бирә.

Шушы ук елларда Идел буе Болгар дәүләте заманыннан XX йөз башына кадәр яшәгән күренекле шәхесләр турындагы материалны үз эченә алган «Асар» биобиблиографик хезмәтен яза («Эзләр», т. 1–2, 1900–1908 елларда (өлешчә); т. 1–4, 2006–2010 елларда тулысынча нәшер ителә).

1906 елда бертуган Шакир һәм Закир Рәмиевләр чакыруы белән Оренбург шәһәренә күчеп килә, «Вакыт» газетасында эшли.

1908–1918 елларда «Шура» журналының баш мөхәррире, бер үк вакытта «Хөсәения» мәдрәсәсен җитәкли.

Фәнни белемнәрне пропагандалый, мөселман мәгарифе системасын реформалауны яклап чыга, татар халкы, тарихы, мәдәнияте һәм фәлсәфәсе мәсьәләләренә, үз чорында Россиядә мөселманнар белән бәйле мәсьәләләргә зур игътибар бирә.

Бу елларда аның «Русия мөселманларының ихтыяҗлары вә аларның хакында интикад» (Оренбург, 1906), «Исламлар хакында хөкүмәт тәдбирләре» (Оренбург, 1907) һәм башка хезмәтләре басыла.

Революциягә кадәрге чорда Р.Фәхретдиннең 60 тан артык китабы (аларның кайберләре бишәр-алтышар, хәтта ун-унике тапкыр басылганнар), шулай ук газета һәм журнал битләрендә 700 дән артык мәкаләсе нәшер ителә.

Милләт Мәҗлесе депутаты (аның эшендә катнашмый), Диния нәзарәте әгъзасы.

1918 елда Уфага күчеп килә.

1922 елдан Эчке Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте мөфтие.

1923 елда аның башлангычы белән Диния нәзарәте «Ислам мәҗәлләсе» («Ислам җыентыгы») журналын бастыра башлый.

Р.Фәхретдин башлангыч мөселман мәгарифе системасын, мәчетләр санын, Диния нәзарәтенең кадрлар составын һәм идарәнең структурасын саклап калуга ирешә.

1925 елда ул Фәннәр академиянең 200 еллыгына багышланган тантаналарда мактаулы кунак буларак катнаша.

1926 елда Мәккәдә узган Бөтендөнья мөселманнар конгрессында СССР делегациясен җитәкли, конгрессның вице-президенты итеп сайлана.

Үзәк мөселман диния нәзарәте мөфтие Ризаэтдин Фәхретдин (сул яктан беренче) Габдрахман Әхмәров (тора), Ибраһим Терегулов (утыра). Уфа

Риза Фәхретдин. Мең ел яшә. Беренче серия. 2009

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе

Хезмәтләре

Хезмәтләре Россиядә яшәүче мөселманнарның Россиядәге иҗтимагый тормышы һәм хәле, тарих һәм мөселман фәлсәфәсе; шәригать нигезләмәләрен һәм хәдисләрне шәрехләү, этика, әхлак, педагогик нигезләре мәсьәләләренә карый.

Үзенең фәнни хезмәтләрендә Р.Фәхретдин шәхес роленә аерым игътибар юнәлтә: «Мәшһүр ирләр» сериясендәге китаплар шул хакта сөйли: Казанда Ибне Рөшд (1905), Оренбургта әл-Мәгари (1908), әл-Гәзали (1910), Ибне Таймия (1911), Ибне Фазлан (1915), Ибне Баттута (1917) тормышы һәм эшчәнлеге турындагы, шулай ук күренекле мөселман хатын-кызларына багышланган «Мәшһүр хатыннар» (Оренбург, 1905) һәм башка китаплары чыга.

Шушы ук циклга «Шура» журналының «Күренекле шәхесләр һәм зур вакыйгалар» рубрикасында басылган дистәләрчә мәкаләләре керә.

Фәхретдиннең тарихи хезмәтләренә фактик материалның күплеге, хикәяләүнең төгәллеге, автор позициясенең ачыклыгы хас.

Ул Казан татарлары килеп чыгышының болгар теориясенең эзлекле тарафдары, аларның борынгы бабаларын «төркиләр» дип саный.

Аның «Җәвамигъ әл-каләм шәрехе» («Гыйбарәләр җыелмасына шәрехләр», Оренбург, 1911; 3 басма., 1917) китабы тикшеренүләре арасында аерым урынны били, анда авторның дини карашлары яктыртыла.

Ул диннең мәгарифтән башка, мәгарифнең диннән башка тулы булмавын раслый. Мөхәммәд пәйгамбәр вакытыннан исламның хәзерге чынбарлыкка каршы килмәвен, киресенчә, хәзерге заман белемнәренә туры китереп дин кануннарын аңлату мөһимлеген искәртә.

Мәҗүсилек калдыкларын тәнкыйтьли, төрле изгеләргә – «тау хуҗалары»на һәм «изгеләр чишмәсе»нә һәм башкаларга табынуга каршы чыга.

Татар әдәби теле барлыкка килү һәм үсеше мәсьәләләрендә аның позициясе төрле. Р.Фәхретдин берникадәр вакыт барлык төрки халыклар өчен бердәм әдәби тел булдыру идеясе белән янып йөри; әлеге мәсьәлә буенча 1909–1910 елларда «Шура» журналы битләрендә махсус конкурс оештыра (ул әлеге идеянең нәтиҗәсез булуын күрсәтә).

Соңыннан Казан татарларының сөйләм теленә якын телдә яза һәм аны «казан төркисе» дип атый.

«Сәлимә, яки Гыйффәт» (1899) һәм «Әсма, яхуд Гамәл вә җәза» (Оренбург, 1903) повестьларында Европа белеме алган мөселман хатын-кыз идеалын сурәтли.

11 хезмәтен шәхесне мораль-әхлакый һәм эстетик тәрбияләү мәсьәләләренә багышлый; алар арасында «Тәрбияле хатын» (1899), «Гаилә» (Оренбург, 1902) хезмәтләре мәдрәсәдә дәреслек буларак файдаланыла.

Шулай ук кара: «Риза Фәхретдин мемориаль музее».

Риза Фәхретдин. Мең ел яшә. Икенче серия. 2009

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе

Әдәбият

Ризаэтдин Фәхретдин: фәнни-биографик җыентык = Ризаэтдин Фахретдинов: научно-биографический сборник. Казань, 1999.

Ризаэтдин Фәхреддин: мирасы һәм хәзерге заман. Казан, 2003.

Творчество Ризы Фахретдинова: Исследования, материалы. Уфа, 1988.

Баишев Ф.Н. Общественно-политические и нравственно-этические взгляды Ризы Фахретдинова. Уфа, 1996.

Татарские интеллектуалы: исторические портреты. Казань, 2005.

Байбулатова Л.Ф. «Асар» Ризы Фахретдина: источниковая основа и значение свода. Казань, 2006.

Автор – Л.М.Айнетдинова