Биографиясе

1944 елның 4 феврале, Биектау районы Киндерле авылы – 1998 елның 15 марты, Мәскәү.

«Ракета» (1962–1963 елның), «Локомотив» (Ленинград, 1964 ел), «Динамо» (Ленинград, 1965–1966 еллар), «Динамо» (Мәскәү, 1966–1976 еллар) командаларында уйный. СССР чемпионы (1976 ел), СССР кубогы иясе (1967, 1970 еллар), СССР (1967, 1970 еллар), Европа (1972 ел) чемпионатларында көмеш медаль, СССР чемпионатларында (1973, 1975 еллар), Олимпия уеннарында (1972 ел) бронза медаль ала.

СССР җыелма командасы (1966–1972 еллар) составында 37 уен уздыра, 6 туп кертә. Илнең иң яхшы 33 футболчысы исемлегенә кертелә: 1967, 1973 еллар (№2), 1970 ел (№1).

1977–1998 елларда Тышкы эшләр министрлыгында дипкурьер. 1975 елдан Мәскәүдә яши.

Әдәбият

Макаров Д.А. «Рубин» (Казань): история и статистика (1958–2000). Казань, 2001.