Эчтәлек

Шәһәр транспорты — шәһәр хуҗалыгының транспорт чараларын (хәрәкәт итүче состав), юл корылмаларын һәм җиһазларын (тимер юл, автобус, көймә станцияләре, пристаньнар, рельслы юллар, тоннельләр һ.б), энергия белән тәэмин итү чараларын (хәрәкәткә китерүче электр подстанцияләре, кабель һәм контакт челтәрләре, бензин салу станцияләре), ремонт остаханәләрен һәм заводларын, деполар һәм гаражларны, техник хезмәт күрсәтү станцияләрен һәм башкаларны үз эченә алган тармагы.

Шәһәр транспорты пасссажир, йөкләр ташучы һәм махсус төрләргә бүленә.

Пассажир транспортына трамвайлар, троллейбуслар, автобуслар, җиңел автомобиль транспорты, ике көпчәкле, су транспорты, метрополитен керә. XX йөз башына кадәр шәһәрләрдә пассажирлар йөртү башлыча атлы транспорт белән гамәлгә ашырыла. XIX йөз башыннан Казанда ул татарлар арасында таралган кәсеп була, «барабыз» дип атала.

1875–1899 елларда атлы тимер юл («конка») файдаланыла; 1899 елда Казанда үзәк Россиядәге тәүге электр трамвай линиясе ачыла.

1920 еллардан шәһәрләрдә автобуслар хәрәкәте үсеш ала.

1938 елда беренче таксилар барлыкка килә, 1948 елда Казанда троллейбуслар хәрәкәте башлана.

Транспорт машиналары төзелешенең тиз үсеше шәһәрләрне җитәрлек дәрәҗәдә механикалаштырылган транспорт чаралары белән тәэмин итүгә һәм алар ярдәмендә пассажир йөртүнең зур өлешен башкаруга күчүгә этәргеч бирә.

2017 ел башына, Казаннан тыш, трамвайлар — Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә, троллейбуслар — Әлмәттә, таксилар Бөгелмә, Чаллы, Чистай шәһәрләрендә файдаланыла.

2005 елдан Казанда метрополитен эшли.

2017 елда республика шәһәрләрендә транспорт линияләре озынлыгы: троллейбусларныкы — 130,2 км (ике линияле исәпләнештә), трамвай линияләре — 151,7 км (ике юллы исәпләнештә), метро линиясе 15,8 км, шәһәрләр эчендәге һәм алар тирәсендәге автобус маршрутларының озынлыгы 2,5 мең км дан артык тәшкил итә.

Шәһәр пассажир транспорты паркында 237 троллейбус һәм 273 трамвай вагоны исәпләнә.

Электр транспортына һәм автобусларга хезмәт күрсәтү һәм аларны ремонтлау деполар һәм автобус парклары тарафыннан башкарыла.

Йөкләр шәһәр транспорты шәһәрләрдә йөкләрне гомуми максатлардагы һәм махсуслаштырылган, йөкләр таксомотор автотранспорты һәм сәнәгать транспорты белән ташый.

Литература

Бронер Д.Л. Транспорт города. М., 1975; Овчинников Е.В., Фишельсон М.С. Городской транспорт. М., 1976.

Автор – Г.Я.Мәүлетова