- РУС
- ТАТ
геолог-палеонтолог, профессор (1932), ТАССРның атказанган фән эшлеклесе (1945)
1882 елның 12 ноябре, Пермь губернасы, Оса өязе Фёдоровка авылы — 1954 елның 29 апреле, Казан.
Казан ярусы фаунасын өйрәнүдә биостратиграфик юнәлешне нигезләүче. Казан университетын тәмамлый (1909), шунда ук укыта (бүленеп, 1919–1920 елларда Пермь университетында), геология, тарихи геология һәм палеонтология кафедралары мөдире (1935 елдан).
Бер үк вакытта, 1920–1923 елларда, Төньяк-Көнчыгыш археол. һәм Казан ветеринария институтларында, 1946–1947 елларда СССР ФАнең Казан филиалы Геология институтында гомумгеология секторы мөдире.
Хезмәтләре геология, палеонтология, файдалы казылмаларга карый. Чердынцев Бөгелмә һәм Уфа кантоннарының геологик картасын эшли, Эстәрлетамак — Бөгелмә тимер юл линиясен һәм Куйбышев ГЭС төзелешен проектлау районнарында инженерлык-геологик тикшеренүләр үткәрә.
Илдә беренчеләрдән булып, Идел-Кама бассейны үзәк өлешенең микрофаунасын өйрәнә башлый.
ТАССР территориясенә геологик тасвирлама бирә.
Ленин ордены, «Почёт билгесе» ордены, медальләр, ТАССР ЮС Президиумының ике Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Геологическое описание Татарской Республики // Геология и полезные ископаемые ТАССР. К., 1940 (автордаш).
Силантьев В.В., Рязанцева И.Н., Рязанцев С.И. Виктор Алексеевич Чердынцев, 1882–1954. К., 2003.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.