Биографиясе

1899 елның 28 августы, Мәскәү — 1980 елның 17 гыйнвары, шунда ук.

Мәскәү университетын тәмамлый (1922), шунда ук эшли: органик химия кафедрасы профессоры (1935), мөдире (1944 елдан), химия факультеты деканы (1944–1948), ректор (1948–1951); Мәскәү университетының Ленин тауларындагы яңа бинасын проектлаштыру һәм төзүдә турыдан-туры катнаша.

Бер үк вакытта СССР ФА учреждениеләрендә эшли: Ашламалар һәм инсектофунгицидлар фәнни-тикшеренү институтында (1930–1934), Бөек Ватан сугышы елларында Казанга эвакуацияләнгән (1941–1944) Органик химия институтында (1934 елдан, 1939–1954 елларда директоры), Элементорганик кушылмалар институтын оештыручы һәм директоры (1954 елдан; 1980 елдан Несмеянов исемендәге); СССР ФАнең Химия фәннәре бүлеге (1946–1951), Гомуми һәм техник химия бүлеге (1961–1975) академик-секретаре, СССР ФА президенты (1951–1961).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре металлорганик кушылмалар (МК) химиясенә карый. МКны икеле диазоний тозлары ярдәмендә табуның Несмеянов тәкъдим иткән диазоалым элементорганик кушылмаларның күптөрле классларын алу өчен беренчел матдәләр синтезларга мөмкинлек бирә. Несмеянов МКның күпсанлы үзара әверелеш юлларын, шул исәптән күкерторганик кушылмалар белән магний, цинк, кадмий, алюминий, теллур, кургаш, аккургашның һ.б.ның органик кушылмалары арасындагы күчешләрне тикшерә.

Органик кушылмаларның таутомер характерда булмаган икеле реакциягә керү сәләтен ача; α-, ω-хлоралканнар синтезлау алымнарын эшли, шулар нигезендә сүс ясагыч полимерлар, пластификаторлар, эреткечләр җитештерүдә кулланыла торган ярымпродуктлар таба.

Металлотропия күренешен — күкерторганик калдыкның n-нитрозофенолның окси- һәм нитрозогруппалары арасындагы кайтма күчешен ача. Тикшеренүләрнең яңа юнәлешенә — синтетик азык продуктлары булдыруга нигез сала.

Эвакуация елларында Казанда Несмеянов җитәкчелегендә җәрәхәтләрне дәвалау чарасы буларак кулланыла торган винилацетиленлы карбиноллар табу ысулы эшләнә һәм җитештерүгә кертелә; дары ясау өчен сульфитлы целлюлоза куллану ысулы табыла.

Несмеянов — «Синтетические методы в области металлоорганических соединений» (1945–1950) һәм «Методы элементоорганической химии» (1963–1976) серияле басмалар авторларының берсе һәм мөхәррире (академик К.А.Кочешников белән бергә).

Фән һәм техника өлкәсендә Ленин һәм Дәүләт бүләкләре комитеты рәисе. СССР Югары Советы депутаты (1950–1962).

Бүләкләре

Ленин бүләге (1966), СССР Дәүләт бүләге (1943) лауреаты.

Алты Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр, шул исәптән СССР ФАнең М.В.Ломоносов исемендәге алтын медале белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Избр. труды: В 4 т. М., 1959;

Химия ферроцена. М., 1969;

Элементоорганическая химия. М., 1970;

Исследования в области органической химии. М., 1971.

Әдәбият  

Александр Николаевич Несмеянов // Материалы к биобиблиографии учёных СССР. Сер. хим. наук. М., 1951. Вып. 15;

Волков В.А., Вонский Е.В., Кузнецова Г.И. Выдающиеся химики мира: Биогр. справ. М., 1991.

Автор — В.Г.Абзалова