Биографиясе

1958 елның 27 гыйнварында БАССРның Миякә районы Шатмантамак авылында туа.

1982 елда Башкорт педагогика институтының сәнгать-графика факультетын тәмамлый, шунда ук эшли, факультет деканы (1993 елдан), сынлы сәнгать кафедрасы доценты (1994 елдан).

Рәссамнар берлеге әгъзасы (1991).

Иҗаты

Т.Х.Мәсәлимов. «Балачак сукмаклары». Кәгазь, пастель. 1995

Басма графика өлкәсендә эшләүче әйдәп баручы рәссамнарның берсе (офорт, линогравюра), катнаш техника һәм пастель техникасында эшләнгән станлы әсәрләр авторы. Мәсәлимов иҗатында төп урынны татар халкы тарихына, мифологиясенә, фольклорына, тормыш-көнкүреш сюжетларына багышланган тематик серияләр һәм цикллар; пейзажлар һәм натюрмортлар алып тора. Алар арасында: «Тукайга багышлау» (пыяла, химик чаралар белән бизәк төшерү, 1985), «Тукай сәхифәләрен ачканда» (офорт, 1985–1986), «Габдулла Тукай» диптихы (пастель, 1987); төсле карандаш техникасындагы әсәрләре — «Без кемнәр?» (1988), «Халык җырлары үрнәгендә», «Балачак хатирәләре» (икесе дә — 1989) серияләре; катнаш техникада — «Уйланулар» (1990) сериясе, «Чагылыш» (1997), «Төш» (2000); графитта — «Җырлы көйләр» сериясе, «Мәңгелек җир авазы» триптихы (барысы да — 1990), «Яраткан чәчәкләрем» сериясе (1996); пастель стилендә — «Капкачы малай» (1991), «Сагыш» сериясе (1992), «Каз өмәсе» (1995), «Дала» (1996–1997), «Ай мөгезле күк сыер» (2000) һ.б.

Республика (1978 елдан), зона («Социалистик Урал», Курган шәһәре, 1991; «Урал VIII», Уфа шәһәре, 1997), бөтенроссия (станлы графика, Мәскәү, 1996), бөтенсоюз («Илнең яшьлеге», Мәскәү, 1987; «Рәсем күргәзмәсе», Мәскәү, 1991), «Татарт» төбәкара бөтентатар күргәзмәләрендә (Санкт-Петербург-Казан, 1991) һ.б. катнаша.

Шәхси күргәзмәләре: 1990, 1998 еллар (икесе дә — Уфа шәһәре).

Әсәрләре М.В.Нестеров исемендәге Башкортстан сәнгать музеенда, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, «Казан» милли мәдәният үзәгенең Милли мәдәният музеенда һ.б. саклана.

Т.Х.Мәсәлимов. «Намаз. Иртә». Кәгазь, пастель. 1997

Бүләкләре

БРның Г.Сәләм исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1992).

Әдәбият       

Рахимкулов Ю. На языке жизни и бессмертия // Рампа. 1992. № 1;

Художники Башкортостана. XX век. Уфа, 2002.

Автор — Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова