Европа, Азия һәм Төньяк Америкада таралган. Татарстан территориясендә Кама алдының төньяк-көнбатыш өлешендә очрый. Сазлыклы урманнарда, торфлыкларда үсә.

20–100 см биеклектәге үсемлек. Тамыр системасы җир өслегендә. Яфраклары озынча йомыркасыман, өсте куе яшел, аскы ягы күгелҗем, күп санлы тармаклы сеңерчәләре бар. Чәчәкләре вак, ак яки алсу, ботакчыклар очында 1–3әр булып урнашкан. Җимеше – озынча түгәрәк җиләк, күксел куныклы зәңгәр төстә, йомшагы яшел. Июнь–июльдә чәчәк ата. Беренче чәчәк атуы – 11–18 елдан соң. Август–сентябрьдә җимеш бирә. Орлыктан һәм вегетатив юл белән үрчи. Яшәү вакыты 90 елдан артык.

Суыкка чыдам.

Җимешләре ашарга яраклы. Яңа өлгергән килеш тә, эшкәртелгән хәлдә дә кулланырга мөмкин. Составында шикәр, органик кислоталар, тимер, марганец, калий, кальций, дуплау матдәләре һ.б. бар.

Халык медицинасында җиләк согы һәм кипкән җиләкләренең суы гомуми ныгыту чарасы буларак, яфракларыннан ясалган төнәтмә матдәләр алмашы бозылганда кулланыла.

ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).