Тарихы

Казан ханлыгы чорында нигез салына. 1920 елларга кадәр авыл рәсми документларда Бикеево-1 һәм Бикеево-2 дип аталган татар һәм рус өлешләреннән тора. XIX йөзнең икенче яртысына кадәр татарлар – дәүләт крәстияннәре, руслар алпавыт крәстияннәре катлауларына керә (XVIII йөз ахырында – XIX йөз башында А.И.Страхова карамагында).

Халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек асрау, тимерчелек, түбә ябу, тегүчелек кәсепчелеге таралган була.

1897 елда авылның рус өлешендә катнаш бер сыйныфлы рус укырга-язарга өйрәтү мәктәбе ачыла (1903 елда 17 ир бала һәм 6 кыз бала укый, 1905 елда – 10 һәм 7, 1907 елда – 6 һәм 7).

1911 елда авылның татар өлешендә агач мәчет төзелә (1929 елда ябыла). Авылда керәшен татарлар да яши (24 кеше).

XX йөз башында монда волость идарәсе, полиция уряднигы һәм стражнигы квартирасы урнаша, мәктәп, кредит ширкәте, авыруларны кабул итү бүлмәсе, су тегермәне, казна шәраб, сыраханә һәм 2 вак-төякләр кибете эшли, чәршәмбе саен – базар, һәр елның 18–20 июнендә ярминкә үткәрелә.

Бу чорда авыл җәмәгатенең берләштерелгән имана җире 509,9 дисәтинә тәшкил итә.

Халкының православие динендәге өлеше Чернышевка авылының (хәзер юк) Сошествие Святого Духа приходына карый.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Олы Кариле волосте үзәге була. 1920 елдан ТАССРның – Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кама Тамагы, 1963 елның 1 февраленнән – Тәтеш, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кама Тамагы районында.

Хәзер Келәнче авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылның татар өлешендә – Фрунзе исемендәге, рус өлешендә Буденный исемендәге колхозлар оештырыла, 1939 елда алар Фрунзе исемендәге колхозга берләштереләләр, 1951 елдан авыл – Ленин исемендәге колхоз (үзәк утары Атабай авылында ), 1950 еллар ахырыннан К.Маркс исемендәге колхоз (үзәк утары Келәнче авылында) составында, 1960 еллар башында Туай исемендәге колхоз итеп үзгәртелә, 1993–2007 елларда «Тукай» күмәк предприятиесе, 2003–2013 елларда «Кама Тамагы» авыл хуҗалыгы предприятесенең «Келәнче» бүлекчәсе.

Халкы шәхси ярдәмче хуҗалыкларда башлыча авыл хуҗалыгы, бакчачылык белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Мәчет эшли (2017 елдан).

Авыл янында археология истәлекләре: Бәки авыллыгы (монголларга кадәрге Болгар чоры), Бәки I һәм II авыллыклары (Имәнкискә культурасы һәм Алтын Урда Болгар чоры), Имәнкискә культурасы һәм Болгар чорына караган балчыктан эшләнгән әйберләр Бәки табылу урыны, Бәки зираты (Алтын Урда Болгар чоры).

Күренекле кешеләре

Н.Ш.Сафиуллин (1914–1997 еллар) – химик, техник фәннәр докторы, профессор, Украина ССРның атказанган уйлап табучысы, Бөек Ватан сугышында катнаша, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, «Почет билгесе» орденнары кавалеры.

Халык саны

1782 елда – 81 ир заты;
1859 елда – 382,
1897 елда – 530,
1908 елда – 601,
1920 елда – 582,
1926 елда – 488,
1938 елда – 348,
1949 елда – 259,
1958 елда – 177,
1970 елда – 103,
1979 елда – 78,
1989 елда – 46,
2002 елда – 36,
2010 елда –23,
2017 елда – 21 кеше (татарлар).