Биографиясе

1939 елның 9 октябре, Куйбышев өлкәсенең Яңа Малыклы районы Урта Исәнтимер авылы — 2020 елның 24 апреле, Казан.

Казан университетын тәмамлый (1966), шунда ук эшли, минерал. һәм петрография кафедрасы профессоры (2004 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре табигый һәм синтетик кристаллик матдәләрнең анион-катион вакансияләрен һәм кушылма составын өйрәнүгә карый.

ЭПР алымы белән кристалларда ноктадай парамагнитик дефектларның урнашу закончалыкларын билгели.

Хезмәтләре

Теоретико-групповой метод представления голоэдрических форм кристаллов сопряжёнными простыми формами. Сростки кристаллов // Кристаллография. 2000. Т. 45(4) (автордаш);

Dissymmetrization of crystals. Theory and ex­periment // Phys. Chem. 1980. № 6 (автордаш).