Эчтәлек

Кайбер халыкларда бусага исәннәр һәм үлеләр дөньясы арасындагы бер чик буларак күзаллана. Борынгыдан үлгән ата-бабаларны (ыру, гаилә башлыкларын) бусага астына яки артына күмә торган архаик йола яшәп килгән.

Украинада, мәсәлән, XIX йөзгә кадәр бусага артына чукындырылмаган килеш үлгән балаларны күмгәннәр. Күп кенә халыклар арасында бусаганың сакраль үзенчәлеге белән бәйле йолалар һәм гореф-гадәтләр яшәп килә.

Татар йолалары буенча бусага аркылы исәнләшергә, аңа утырырга яки басарга ярамый. Туй белән бәйле гадәтләр арасында: себер татарларында кәләшне туган өе бусагасы аркылы күтәреп чыгалар, чөнки аның аяклары бусагага тияргә тиеш түгел. Пенза, Түбән Новгород һәм мордва мишәрләрендә кияү өенең бусагасы аркылы беренче тапкыр атлап кергән кәләшкә сөт эчерткәннәр (сөт кебек ак булсын) һәм май ашатканнар (май кебек йомшак булсын). Темников татарларында ире йорты бусагасына килен алып килгән сыйларны кую һәм ритуаль сөлгеләр элү йоласы бик борынгы заманнардан килә.

Кыйммәтле әйберләрне урлаудан курыкмыйча яшерә торган иң ышанычлы урын — бусага дигән күзаллаулар «Тапкыр кәләш» исемле казакъ халык әкиятендә чагылыш тапкан.

Әдәбият  

Баязитова Ф.С. Гомернең өч туе. К., 1992;

Дәүләтшин Г. Төрки-татар рухи мәдәнияте тарихы. К., 1999;

Лавонен Н.А. Функциональная роль порога в фольклоре и верованиях карел // Фольклор и этнография: У этнографических истоков фольклорных сюжетов и образов. Л., 1984;

Султангареева Р.А. Башкирский свадебно-обрядовый фольклор. Уфа, 1994;

шул ук. Семейно-бытовой обрядовый фольклор башкирского народа. Уфа, 1998;

Славянская мифология: Энцикл. словарь. М., 1995.

Автор — Ф.И.Урманчеев