Эчтәлек

«Казан тарихы» исеме белән дә билгеле.

Әсәр Болгар шәһәренең Тимер тарафыннан басып алынуы турындагы хәбәрдән башланып китә, ләкин бәеттә кайсы Тимер (Мәңгү Тимер, Булат-Тимер яисә Аксак Тимер) турында сүз барганлыгын төгәл генә ачыклап булмый: каланы төрлесе төрле вакытта ала.

Ядкәр хан (Ядегәр-Мөхәммәд) идарәсе турында әйтелә. Ул патшалык иткән чорда сугышлар булмаган, шәһәр «чәчәк аткан». Аның вафатыннан соң, Шигали (Шаһгали) тәхеттә утырган елларда рус гаскәрләре, басып алу максаты белән, Казанга берничә мәртәбә яу оештыра. Тычкан елында Чаян аеның икенче көнендә, ниһаять, Казан яулап алына. Шәһәр халкы рус гаскәрләре тарафыннан юк ителә, соңрак көчләп чукындырыла башлый.

«Казан бәете»ндә «Аллаһ тарафыннан мөселманнар өчен үч алу көче» бирелгән халык геройлары – Әбүлхаликъ һәм Чура батыр да урын ала. Чура батыр Иван Грозныйны (Явыз Иван) үтермәкче булып карый, әмма уңышсызлыкка тара һәм патша әмере белән үлем җәзасына хөкем ителә.

«Казан бәете» персонажларының тарихи прототиплары да бар, шулай да аларның тормыш юлларын бәян итү, халык тарихына керткән өлешләренә бәя бирү еш кына чынбарлыкка туры килеп бетми.

«Казан бәете»н беренче тапкыр 1881 елгы календарьда К.Насыйри бастырып чыгара.

1899 елда әлеге бәетнең гарәпчәдән татарчага һәм русчага тәрҗемәсен Н.Ф.Катанов нәшер итә.

Әдәбият

Язучы мөтәрҗим. Казан татарларының тарихи җырлары // Шура. 1911. № 17.

Урманчеев Ф.И. Легендалар эзеннән // Казан утлары. 1972. № 8.

Катанов Н.Ф. Исторические песни казанских татар. Казань, 1899.

Автор – Ф.И.Урманчеев