Биографиясе

1930 елның 8 мае, Казан — 2005 елның 7 сентябре, шунда ук.

1953 елда Казан авиация институтын (хәзер Казан техника университеты) тәмамлый, шунда ук, материаллар белеме һәм технологиясе кафедрасында эшли, кафедрасы мөдире (1979–1989), кафедрасы профессоры (1991–2001).

Хезмәтләре очу аппаратларын һәм моторларын җитештерүнең металлургия циклы процессларын технология яктан оптимальләштерүгә карый. Шканов конструктив материалларны катлаулы киеренке хәлдә сынау алымнарын һәм чараларын эшли; очу аппаратлары һәм моторлары ресурсын арттыру максатында аларны җитештерүнең технологиясен камилләштерү буенча тикшеренүләр алып бара.

Уйлап табуга 12 авторлык таныклыгы бар.

Медальләр, шул исәптән СССР ВДНХның көмеш һәм бронза медальләре белән бүләкләнә.

Хезмәтләре                                 

Экспериментальная проверка критериев усталостной прочности при двухосном растяжении // Проблемы прочности. 1970. № 2; 

Методы контроля и прогнозирования неразрушения материалов и элементов конструкций ДЛА. К., 1990; 

Прогнозирование скорости развития трещин алюминиевых сплавов и их соединений при двухосном малоцикловом нагружении // Проблемы машиностроения и автоматизации. 1991. № 5 (автордаш).