Эчтәлек

Гомер еллары: ? – 1282 ел.

Мәнгу Тимер Батый хан оныгы.

Бәркә хан вафатыннан соң (1266) Алтын Урдада хакимиятне үз кулына төшерә. Бәркә сәясәтен дәвам иттерә; Алтын Урданың бөек монгол каганыннан бәйсезлеген ныгыту өчен көрәшә.

Мәнгу Тимер хан заманында Җүчиләр нәселе тамгасы белән акча суга башлыйлар.

Аның тарафыннан бөек монгол каганы рөхсәтеннән башка бирелгән ярлыклар (Ярослав Ярославичка бөек кенәзлек итүгә (1266), Генуя сәүдәгәрләренә Кафа шәһәрендә (Кырым) колония оештыру хокукын раслау, рус руханиларына өстенлекләр бирелүне тану (1267) һ.б.) сакланган.

Урда эчендә хакимиятне ныгыту нәтиҗәсендә Мәнгу Тимер хан актив тышкы сәясәт алып бару мөмкинлегенә ирешә. 1268 – 1269 елларда ул Урта Азиядәге үзара низагларга катнаша, Баракъ ханга каршы чыга, Хайду ханга бөек каган тәхете өчен Хубилайга каршы көрәшенә ярдәм итә.

Мәнгу Тимер Талас елгасы буенда корылтай уздыра (1269), анда Җүчи, Һулагу һәм Чагатай олысларының бөек каган хакимиятеннән бәйсезлеге законлаштырыла.

Мәнгу Тимер ханның Нугай җитәкчелегендәге гаскәрләре рус отрядлары белән бергә Литваның көнчыгыш өлешен (1274–1275), Сандомирның тирә-ягын (1280) бөлдерәләр.

Мәнгу Тимер хан заманында Идел буенда шәһәр төзелеше алга китә, мөһим икътисади һәм сәяси үзәккә әверелгән Сарай әл-Мәхрусә төзелә.

1280 елларда Мәнгу Тимер хан хакимияте какшый башлый, аксөякләр арасында аерымлану омтылышлары көчәя, ярымбәйсез олыслар күбәя.

Тамагында үлекле шеш ачылудан вафат була.

Әдәбият

Сафаргалиев М.Г. Распад Золотой Орды. Саранск, 1960.

Мухамадиев А.Г. Булгаро-татарская монетная система XII–XV вв. М., 1983.

Автор – И.Л.Измайлов