Эчтәлек

Алтын Урдада һәм соңрак барлыкка килгән татар ханлыкларында идарә иткән нәсел.

Җүчи өлкән тармак вәкилләре – Бату, Бәркә ханнар токымы идарә иткән Ак Урда һәм кече тармак вәкилләре – Урда Иҗен, Тука-Тимер ханнар варислары идарә иткән Күк Урда ханнарына бүленә.

1227 елдан Җүчи олысында Җүчи варислары идарә итә, алар хокукый яктан олысның күмәк хуҗалары булалар.

1260 елларда Җүчиләр Монгол империясеннән тулы бәйсезлек алалар. Алтын Урдада тәхет чуалышлары елларында Ак Урда Җүчиләре үзара көрәш-сугышларда кырылып бетә, хакимлек итү Күк Урда Җүчиләренә күчә.

XVIII йөзгә кадәр Алтын Урда һәм татар ханлыкларында тәхеткә фәкать Җүчиләр нәселе вәкилләре генә утыра алган, шунлыктан хәтта көчле, абруйлы әмирләр дә ханнар исеменнән генә идарә иткән (кара: Нугай бәк, Мамай, Идегәй).

Алтын Урда таркалгач, татар ханлыкларында хакимиятне Җүчиләрнең аерым нәселләре яулап ала.

Әдәбият

Греков Б.Д., Якубовский А.Ю. Золотая Орда и ее падение. М. – Л., 1950.

Сафаргалиев М.Г. Распад Золотой Орды. Саранск, 1960.

Фёдоров-Давыдов Г.А. Общественный строй Золотой Орды. М., 1975.

Автор – И.Л. Измайлов