1207 ел тирәсе, Монголия – 1256 ел, Сарай әл-Мәхрусә шәһәре.

Батый – гаскәр башлыгы

Батый – Чыңгыз хан оныгы, Җүчи улы. Атасы вафатыннан соң, 1227 елдан аның олысы идарәчесе.

1227 һәм 1229 елларда узган Бөтенмонгол корылтаенда Җүчи ыруг башлыгы һәм Монгол империясенең Көнчыгыш Европа тарафына яу белән барачак гаскәр башлыгы буларак раслана.

1229 елда Батый хан гаскәрләре Көньяк Урал белән Идел аръягы төбәкләренә бәреп керә, кыпчаклар белән саксиннарны тар-мар итеп, җиңүгә ирешә.

1232 елда монголлар Идел буе Болгарына һөҗүм итәләр, ләкин Биләр шәһәре янында җитди каршылыкка очрыйлар.

1235 елдагы бөтенмонгол корылтаенда бөек каган Үгәдәй Батый ханны Көнбатыш тарафка яу белән барачак берләштерелгән монгол гаскәренең башлыгы итеп куя. 1236 – 1237 елларда Батый хан җитәкләгән гаскәр кыпчакларны буйсындыра, Саксинны, Идел буе Болгарын (1237), төньяк-көнчыгыштагы һәм көньяк-көнбатыштагы рус кенәзлекләрен яулап ала (1237 – 1240); аннары Венгрия, Польша, Чехия, Болгария җирләренә басып керә (1240 – 1242) (кара: Идел буе Болгар дәүләтенә монгол яулары).

1241 ел ахырында Батый хан Идел буена әйләнеп кайта, яңа яуланган биләмәләрдә ныклы идарә тәртипләре урнаштыруга керешә. Атасының бертуганы Чагатай вафатыннан соң (1242), Батый хан Чыңгыз нәселенең иң күренекле идарәчесе санала.

1242 – 1256 елларда Батый хан – Җүчи олысының Җаек елгасыннан Көнбатышка кадәрге өлеше идарәчесе.

Батый – идарәче

Баштарак Батый Болгар шәһәрендә торып идарә итә, шунда Җүчиләрнең беренче акчаларын суктыра. Аннары XIII йөзнең урталарыннан Иделнең түбән агымында Алтын Урда дәүләтенең башкаласы Сарай әл-Мәхрусә шәһәрен төзетә.

Батый хан Җүчи олысын 2 канатка – Ак Урда һәм Күк Урдага бүлә. Күк Урда белән Җүчинең өлкән улы Урда-Эҗен (Иҗен) һәм аның варислары идарә итә.

Батый хан яңа яуланган җирләрдә ясак җыюны оештыра (кара: Урда салымы), болгар бәкләре һәм рус кенәзләренә үз биләмәләрендә идарә итү ярлыклары бирүне тәртипкә сала.

1251 елда Монгол империясе каганы тәхетенә туганнан туганы Мөнкене утыртуга булышлык итә һәм аңа фактик идарәдәш була; Чагатай олысы белән дә алар бүлешеп идарә итәләр. Батый хан рус кенәзләренең өстенлек өчен барган үзара көрәшләренә тыкшына, берничә вак кенәзлекне берләштерүче бөек кенәз ярлыгын Ярослав кенәз уллары Александр белән Андрейга алмаш-тилмәш биргәләп, аларның тәхет алмашуын тәэмин итү өчен еш кына Хурумшаны гаскәр белән җибәреп тора.

Батый хан католиклар дине башлыгы Рим папасы, әрмән кенәз-патшалары, сәлҗүк төркиләре солтаннары һ.б. ил-өлкә башлыклары белән илчелек мөнәсәбәтләре урнаштыра. Һөнәрчелек үсешенә һәм сәүдәгә, Идел буе төбәкләрендә шәһәрләр төзелешенә зур әһәмият бирә.

Аның тарафыннан Алтын Урданың мөстәкыйль һәм көчле дәүләт булып ныгуына төпле нигез салына.

Чыганаклар

Тизенгаузен В.Г. Сборник материалов, относящихся к истории Золотой Орды. М.-Л., 1941. Т. 1, ч.2.

Путешествия в восточные страны Плано Карпини и Рубрука. М., 1957.

Полное собрание русских летописей. М., 1997. Т. 1-2.

Әдәбият

Греков Б.Д., Якубовский А.Ю. Золотая Орда и ее падение. М. – Л., 1950.

Сафаргалиев М.Г. Распад Золотой Орды. Саранск, 1960.

Бартольд В.В. Батый // Сочинения. М., 1968. Т. 5.

Фёдоров-Давыдов Г.А. Общественный строй Золотой Орды. М., 1973.

Фёдоров-Давыдов Г.А. Смерть хана Бату и династическая смута в Золотой Орде в освещении восточных и русских источников (источниковедческие заметки) // Средневековые древности Волго-Камья. Йошкар-Ола, 1992.

Вернадский Г.В. Монголы и Русь. М. – Тверь, 1997.

Spuler B. Die Goldene Horde. Die Mongolen in Russland. Lpz., 1943.

Автор – И.Л.Измайлов