Эчтәлек

1825 ел тирәсендә ачыла, мөдәррисләре Зәңгәр мәчетнең имам-хатиблары А.Рахманкулов (1825–1835), Х.Рахманкулов (1835–1850), Х.Халитов (1850–1864), Г.Рахманкулов (1864–1870), М.Халитов (1870–1894), И.Халитов (1894–1918) була.

Мәхәлләдә кеше күп булу сәбәпле мәдрәсә Казанда иң зурлардан була: XX йөз башында анда 150 шәкерт укый.

Аның тарихында иң яхшы чор Ш.Мәрҗанинең яраткан укучысы Г.Х.Рахманкулов җитәкчелек иткән вакытка туры килә, калган вакытларда ул гади иске алымлы мәдрәсә була.

Мәдрәсә мәчет янында сәүдәгәр Арсаевлар төзеткән йортта, XIX йөз ахырыннан — Екатерина урамындагы (хәзерге Тукай урамы) Мөстәкыймовлар йортында урнаша, бинасы сакланмаган.

Шәкертләре арасында — Г.Камал, Г.Гобәйдуллин, Ф.Халиди (Х.Халитовның улы), Г.Сөнгати.

Әдәбият

Салихов Р.Р., Хайрутдинов Р.Р., Республика Татарстан: Памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII — начало XX веков). К., 1995.