Эчтәлек

1185 – 1227 елның 19 феврале яисә 20 марты

Җүчи – Чыңгыз ханның өлкән улы.

1207 – 1208 елларда ул Көньяк Себергә юнәлдерелгән яуны җитәкли, Тува, Хакасия, Алтайны Монгол империясенә куша.

Чыңгыз ханның Кытайга (1211 – 1215), Урта Азиягә (1219 – 1222), Дәште Кыпчакка (1223) оештырган яуларында катнаша.

Атасыннан биләмә сыйфатында Иртеш елгасыннан Уралга кадәрге һәм аннан да көнбатыштарак яткан җирләрне ала. 1222 елдан башлап, Каракорымнан бәйсез сәясәт үткәрергә тырыша.

Фетнә нәтиҗәсендә үтерелә. Җүчи олысы аның улы Батуга күчә.

Әдәбият

Греков Б.Д., Якубовский А.Ю. Золотая Орда и ее падение. М. – Л., 1950.

Рашидаддин. Сборник летописей. М. – Л., 1952. Т. 1.

Сафаргалиев М.Г. Распад Золотой Орды. Саранск, 1960.

Бартольд В.В. Туркестан в эпоху монгольского нашествия. М., 1963. Т. 1.

Автор – И.Л. Измайлов