Биографиясе

1879 елның 29 августы, Казан губернасы, Казан өязе Кече Алат авылы — 1943.

Казанда башлангыч шәһәр училищесен (1892), һөнәр училищесен (1896) тәмамлый.

1896 елдан Алатырь тимер юл остаханәләрендә слесарь ярдәмчесе булып эшли, 1900–1902 елларда Казан һөнәр училищесенең тимерчелек классында укыта; шуннан соң Некрасов остаханәсендә, Свешниковның механика заводында тимерче булып эшли. 1905–1907 еллардагы Революция чорында Казан металлистлары забастовкасын оештыручыларның берсе.

1906–1912 елларда — механика остаханәләрендә тимерче. 1912 ел ахырында инженер Чиховның гидротехника отрядында, Фирганә үзәненең далалы районнарының үзәк өлешен сугару буенча тикшеренү эшләрендә катнаша, 1914 елдан Казан һәм Пермь бораулау идарәләрендә бораулау мастеры.

1916 елда Трапезунд ныгытылган районының (Төркия) стереофотограметрик партиясендә географик карталар төзү буенча өлкән десятник вазифаларына керешә.

1917 елгы Февраль революциясеннән соң, Казанга кайткач, Козловның механика заводында тимерче, Октябрь кораллы күтәрелешендә катнаша. 1917 елларда транспорт, коммуналь предприятиеләр бүлекләре һ.б. мөдире. 1920 елларда Бакалтай тимер юл тармагы (Казан) төзелешенә комиссар итеп билгеләнә.

1921–1922 елларда Казан шәһәр башкарма комитетының коммуналь хуҗалык бүлеге мөдире.

1923–1924 елларда ТАССР Электротресты директоры.

1926–1927 елларда Таттекстилькомбинат управляющие урынбасары (рационализаторлар һәм уйлап табучылар бюросы белән җитәкчелек итә). Бер үк вакытта итек басу-киез фабрикасы директоры.

Никулин тарафыннан 20 дән артык машина, станоклар һәм механизмнар: тиредән йонны кырку өчен электр кайчылары, киез итек чистарту өчен пневматик кыса һ.б. уйлап табыла; эчке янулы 2 двигатель камилләштерелә. Никулин эшләгән, киез итек җитештерүдә барлык процессны механикалаштыру мөмкинлеге биргән 8 станок Кукмарадагы «Кызыл текстильче» фабрикасында урнаштырыла. Никулин уйлап тапкан җайланмалар һәм яңалыклар республика сәнәгатенең күп кенә тармакларында гамәлгә кертелә. Ул — уйлап табучыларның Казан гомумшәһәр конференциясен (1931 елның гыйнвары) оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе, конференциядә Казан уйлап табучылар бюросына әгъза булып сайлана. Уйлап табучыларның 1 нче Бөтенсоюз съезды (Мәскәү, 1932 елның гыйнвары) делегаты.

1937 елның октябрендә «уң троцкийчылар оешмасы»нда катнашуда гаепләнеп, нигезсез кулга алына.

1938 елның сентябрендә ике елга ирегеннән мәхрүм ителүгә хөкем карары чыгарыла; ноябрьдә эш яңадан карала һәм җинаять составы булмау сәбәпле туктатыла.

1938 елдан ФЗӨ мәктәбе укытучысы.

«СССРның иң яхшы уйлап табучысы» көмеш билгесе (1933), «СССР Уйлап табучылар җәмгыятенең иң яхшы уйлап табучысы» билгесе (1937) белән бүләкләнә.

Әдәбият

Герои Труда Татарии. 1920–1938 гг.: Док. очерки. К., 1974;

Книга Памяти жертв политических репрессий. К., 2004. Т. 10.

Автор — Л.М.Айнетдинова