- РУС
- ТАТ
Геолог, геология-минералогия фәннәре докторы (1973), Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (2000)
1913 елның 13 мае, Санкт-Петербург – 2003 елның 15 декабре, Казан.
Казан университетын тәмамлаганнан соң (1936), Казан коммуналь төзелеш инженерлары институтында эшли.
1941 елдан Урта Идел геология идарәсенең (Горький шәһәре) геологик планга төшерү партиясе башлыгы.
1946 елдан ЦНИИгеолнерудта (Казан), директор урынбасары (1967–1978), баш фәнни хезмәткәр (1978–2002).
Хезмәтләре Татарстанның һәм Россиянең башка төбәкләренең литологиясе, стратиграфиясе һәм руда булмаган файдалы казылмалар геологиясенә карый. Ю.В.Сементовский утырма ятмаларны тикшерү алымнарын һәм аппаратураcын эшли, Головкинский принцибын модификацияли, геологик карта эшләү вакытында терриген материалны күчерү юнәлешен билгеләүнең яңа ысулын кертә, ТР сәнәгый төзелеш материаллары өчен файдалы казылма чыганакларның урынын билгели.
Уйлап табуга 2 авторлык таныклыгы бар.
Бөек Ватан сугышында катнаша.
2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Условия образования месторождений минерального сырья в позднепермскую эпоху на востоке Русской платформы. Казань, 1973.
Нерудные минеральные ресурсы ТАССР: Справ. Казань, 1982 (автордаш).
Автор – О.Г.Столова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.