Хәрабәләре хәзерге Спас районы Болгар шәһәре янында (кара: Болгар шәһәрлеге).

Болгар X йөздән гарәп галимнәре (Ибне Рустә, әл-Җәйхани һ.б.) хезмәтләрендә, XIV йөздән рус елъязмаларында телгә алына.

Көнчыгыш Европадагы эре сәяси-сәүдә һәм һөнәрчелек үзәкләреннән берсе, Идел буенда ислам динен таратуга зур өлеш керткән шәһәр. Баштарак әмирлек, X йөз башыннан Идел буе Болгар дәүләте, XIII йөз урталарыннан Болгар бәклеге башкаласы була (шулай ук кара: Биләр).

920–998 елларда Болгарда болгар идарәчеләре исеменнән акча суктырыла.

XII йөз урталарында, рус кенәзләренең һөҗүм-яулары ешаю сәбәпле, Болгар элеккеге сәяси һәм икътисади әһәмиятен югалта төшә, сәяси үзәк Биләргә күчә.

1236 елда Болгарны Бату хан гаскәре яулап ала, өлешчә җимерә, яндыра. 1240 елларда Болгар яңадан торгызыла һәм Бату хан нигезләгән Алтын Урданың беренче башкаласы булып тора.

XIV йөз ахырларына чаклы Болгар Алтын Урдада акча суктыру үзәкләренең берсе санала. 1250 еллардан Идел буендагы иң эре сәүдә һәм һөнәрчелек үзәкләреннән берсе.

Болгар шәһәренең иң югары үсеш дәвере XIV йөзгә туры килә (җәмәгать биналары, мәчетләр төзелә, һөнәр-кәсепчелек зур үсеш ала).

Алтын Урдада тәхет чуалышлары вакытында, 1361 елда, Болгарга Алтын Урда әмире Булат Тимер Бәк баш була. 1367 елда аны төшереп, шәһәрне әмир Хәсән үз кулына ала.

1370 һәм 1376 елларда, Мамай әмерен үтәп, Мәскәү кенәзе Дмитрий Иванович гаскәрләре Болгарга яу белән килә һәм шәһәргә җитди зыян китерә.

XIV йөз ахыры – XV йөз башларында, Алтын Урда көчсезләнгәч, Болгарга рус кенәзлекләре һөҗүмнәре ешая. 1366, 1374 елларда шәһәрне рус ушкуйниклары, 1399, 1429 һәм 1431 елларда рус кенәзләре гаскәрләре басып алып, талап-җимереп китәләр.

Шул ук чорда Урта Идел төбәгендә Казан каласының сәяси һәм икътисади яктан күтәрелә баруы Болгарның әкренләп элекке әһәмиятен югалтуына китерә.

XV–XVI йөзләрдә Болгар Казан ханлыгының рухи һәм икътисади үзәкләренең берсе булып кала.

Татар ханлыклары Рус дәүләте тарафыннан яулап алынганнан соң, татарлар Болгар шәһәреннән көчләп куыла.

XVIII йөз башында Болгар биләмәсендә Успение ирләр монастыре нигезләнә һәм аның янәшәсендә русларның Болгар авылы барлыкка килә.

XVII–XVIII йөзләрдән башлап бүгенге көнгә кадәр элекке шәһәр урыны мөселманнарның зиярәт кылу үзәкләренең берсе буларак билгеле.

Чыганаклар

Летописец Переяславля Суздальского. М., 1851.

Приселков М.Д. Троицкая летопись. М. – Л., 1950.

Полное собрание русских летописей. М., 1965. Т. 1, 2, 4, 5, 13, 15, 18, 24, 25.

Әдәбият

Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар фи-әхвали Казан вә Болгар. Казан, 1989.

Березин И.Н. Болгар на Волге. Казань, 1853.

Мухамадиев А.Г. Булгаро-татарская монетная система XII–XV вв. М., 1983.

Егоров В.Л. Историческая география Золотой Орды в XIII–XIV вв. М., 1985.

Город Болгар: очерки истории и культуры. М., 1987.

Фёдоров-Давыдов Г.А. Золотоордынские города Поволжья. М., 1994.

Халиков А.Х. Монголы, татары, Золотая Орда и Булгария. Казань 1994.

Хузин Ф.Ш. Болгарский город X – нач. XIII вв. Казань, 2001.

Автор – И.Л. Измайлов