Эчтәлек

Монголлар явыннан соң, элекке Идел буе Болгар дәүләте җирлегендә XIII йөздә барлыкка килә. Алтын Урда ханнарына вассаллык буйсынуында була.

Биләмәсенә Чулман буеның көнбатыш өлеше һәм Иделнең көнбатыш яр буйлары кергән дип фаразлана.

Башкаласы – Болгар.

Төп халкы болгарлар, кыпчаклар һәм фин-угырлар.

Терлекчелек һәм игенчелек төп шөгыльләре санала. Бакыр, җиз кою, тимер эшкәртү, балчыктан керамик әйберләр ясау, тире иләү, күн эшкәртү остаханәләре булган, зәркәнчелек һ.б. кәсепчелекләр алга киткән.

Алтын Урданың барлык олыс-өлкәләре рус кенәзлекләре һәм Балтыйк буе илләре белән сәүдә мөнәсәбәтләре урнаштырган.

Халкының күпчелек өлеше ислам динен тоткан.

Болгар бәклеге идарәчесе, әмир яки бәк, Алтын Урда ханнары биргән ярлык нигезендә идарә итә, хакимлеге чикләнгән була.

Алтын Урдада тәхет чуалышлары вакытында, 1360 елларда, җирле аксөякләрнең сәяси һәм икътисади мөстәкыйльлеккә омтылышы күзәтелә.

1361 елда Булат Тимер бәк мөстәкыйль Болгар әмирлеген оештыра.

1367 елда рус кенәзлеге гаскәре белән сугышта җиңелгәннән соң, бәклек тәхетенә җирле идарәче итеп Хәсән бәк утыртыла.

Алтын Урдадагы таркаулык дәверендә Болгар бәклеге Алтын Урда ханнары һәм рус кенәзләренең басымы астында яши, яу-һөҗүмнәргә дучар була.

1370 елда Мамай әмир әмере белән Суздаль кенәзе Дмитрий җитәкчелегендәге рус-татар гаскәре яу белән килергә ниятләгәч, Хәсән бәк үзен Мамай кул астында дип танырга, тәхетен аның вәкиле Мөхәммәд Солтан белән бүлешергә мәҗбүр була.

1366 һәм 1374 елларда Болгар бәклеге биләмәләре рус елга ушкуйниклары тарафыннан талана, җимерелә. 1376 елда Болгар бәклегенә Мәскәү кенәзе Дмитрий Иванович (Донской) зур яу белән килә (кара: Болгарга 1376 елгы яу).

1380–1410 еллар аралыгында Болгар бәклеге хәрби көчләре Алтын Урдага яу белән килүче Аксак Тимер һәм рус кенәзлекләре гаскәрләренә каршы сугышларда Туктамыш хан һәм Идегәй ягында торып катнашалар.

Болгар бәклеге 1391 елда Новгород кенәзе һәм 1399 елда Мәскәү кенәзе яуларына каршы тора. Мәскәү кенәзлеге тарафыннан 1429, 1431 елларда оештырылган яулар һәм аксөякләрнең үзара көрәш-бәрелешләре нәтиҗәсендә XV йөз башында Болгар бәклеге тәмам көчсезләнә.

1438 елдан соң ул Казан ханлыгына керә.

Әдәбият

Шпилевский С.М. Древние города и другие булгаро-татарские памятники в Казанской губернии. Казань, 1877.

Материалы по истории Татарии. Казань, 1948.

Сафаргалиев М.Г. Распад Золотой Орды. Саранск, 1960.

Фахрутдинов Р.Г. Очерки по истории Волжской Булгарии. М., 1984.

Город Болгар: Очерки истории и культуры. М., 1987.

Автор – И.Л.Измайлов