Эчтәлек

1350 елның 12 октябре, Мәскәү – 1389 елның 19 мае, шунда ук.

Бөек кенәз Иван II Красныйның (1326 – 1359) улы.

Әтисе үлгәннән соң, Дмитрий Донской балигъ булганга кадәр, кенәзлек белән боярлар идарә итә. 1362 елда, Мәскәү боярлары һәм әмир Мамай булышлыгы белән, Владимир кенәзлеген җитәкли.

Дмитрий Донской Литва кенәзе Ольгерд белән сугыша (1368, 1370, 1372), 1375 елда Тверь шәһәренә яу белән бара, Мәскәүнең өстенлеген танытуга һәм Тверь кенәзләренең бөек кенәзлеккә дәгъва кылуларыннан баш тартуларына ирешә.

1370 елларда Дмитрий Донской Мамайга каршы торуын көчәйтә, 1376 елда Болгар җирләренә яу белән барып (кара: Болгарга 1376 елда оештырылган яу), чынлыкта Мамай белән сугыш башлый.

1377 елда Дмитрий Донской гаскәрләре Пьяна елгасы янында җиңеләләр, 1378 елда ул Вожа елгасы янында (Ука елгасының уң кушылдыгы) әмир Бигеч гаскәрләрен тар-мар итә.

1380 елда Дон елгасының югары өлешендә Мамай гаскәрләрен җиңә, шул хөрмәткә аңа Донской исеме бирелә (кара: Куликово кыры сугышы).

1382 елда Дмитрий Донской гаскәрләре Мәскәүне һәм Төньяк-Көнчыгыш Русь җирләрен яулап алган Туктамыш хан гаскәрләре тарафыннан җиңелә. Дмитрий Донской Алтын Урдага буйсынуын танырга һәм яңадан ясак түли башларга мәҗбүр була.

Аның үз биләмәләрен киңәйтү һәм Мәскәүнең башка кенәзлекләрдән өстенлеген ныгыту өчен көрәше нәтиҗәсендә, Мәскәү кенәзләре бөек кенәзлеккә мирас хокукы ала (1389).

Дмитрий Донской вакытында Мәскәүдә ак таштан Кремль салына (1367).

Әдәбият

Повести о Куликовской битве. М., 1959.

Черепнин Л.В. Образование Русского централизованного государства в XIV – XV вв. М., 1960.

Куликовская битва. М., 1980.

Кучкин В.А. Формирование государственной территории Северо-Восточной Руси в X – XIV вв. М., 1984.

Автор – И.Л. Измайлов