Биографиясе

1933 елның 26 августында Казанда туа.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1956), Казан химия-технология институтында эшли, проблемалы фәнни-тикшеренү лабораториясе мөдире (1983 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре югары молекуляр кушылмалар химиясенә карый. Мукменёва югары нәтиҗәле антиоксидантлар һәм стабилизаторлар — полимерларга химик өстәмәләр булдыру теориясенә һәм практикасына зур өлеш кертә. Мукменёваның стабилизаторлар синтезы һәм реакциягә сәләте, тотрыклылык процессларын химик һәм математик модельләштерү буенча тикшеренүләре стабилизаторлар структурасын һәм бик күп полимерларны тотрыклыландыру режимнарын фаразлауда нигез була. Мукменёва җитәкчелегендә полимерларның төсләрен тотрыклы итү принциплары эшләнә һәм, илдә беренче булып, полимерларның бик күп төрләрен эшкәртү һәм куллану процессында буямыйча саклый торган фосфорорганик стабилизаторлар эшләнә; полимер материаллар өчен химик өстәмәләр — ирекле радикал процессы ингибиторлары, антиоксидантлар, җылылык, яктылык һәм төс стабилизаторлары, күп функцияле модификаторлар синтезлана. Мукменёва тарафыннан тәкъдим ителгән контроль астында тотрыклыландыру һәм озакка чыдамлылыкны фаразлау принциплары полиолефин, ясалма каучук, термоэластопласт, поливинилхлорид һ.б. нигезендә химия һәм җиңел сәнәгать өчен яңа композицион материаллар табарга мөмкинлек бирә. Фәнни эшкәртмәләре «Казаноргсинтез», «Түбәнкаманефтехим»; «Тольяттикаучук» предприятиеләрендә, «Химпром» ҖБ (Чабаксар шәһәре), «Заря» ҖБ (Дзержинск шәһәре), Эстәрлетамак нефть эшкәртү заводында, Владимир химия заводында һ.б.да гамәлгә кертелә. Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре    

Фосфорорганические стабилизаторы полимеров // Старение и стабилизация полимеров. М., 1966 (автордаш);

Синтез, антиокислительные и стабилизирующие свойства новых кислот трёх- и четырёхкоординированного фосфора // Журн. органич. химии. 1992. Т. 62, вып. 10 (автордаш);

Синтез пространственно-затруднённых фенольных соединений на основе 3,5-ди-трет-бутил-4-гидроксибензилацетата // Журн. органич. химии. 2004. Т. 40, вып. 3 (автордаш).

Әдәбият    

Институт полимеров (полимерный факультет /1971- 2001/): Краткий биогр. справ. К., 2001.