Эчтәлек

1950 еллар ахыры — 1960 еллар башында абстракт экспрессионизм һәм поп-арт контекстында формалаша башлый.

Постмодернизмның аерылып торган төп сыйфаты — прогресс идеясеннән баш тарту; аңа диалогизм, эклектизм, фрагментарлык хас.

Постмодернизм агымнарына — концептуальлек, минимальлек, трансавангардлык, гиперреализм, лэнд-арт һ.б.; сурәтләү чаралары категорияләренә — метафора, парадокс, ирония, уен; аеруча еш кулланылучы алымнарга — икеле кодлаштыру, дискрет коллаж, өземтәлек, пастиш, палимпсест керә. Постмодернизм стилендәге әсәрләрнең төп үзенчәлеген чиге булмаган сәнгати һәм мәдәни контекст белән бәйләнешне ассызыклап күрсәтүче һәм классик сәнгатьтә сәнгати образ урынын алып торучы «симулякр» — чынбарлыкта булмаган образ тәшкил итә.

1950 еллар ахырында — 1960 еллар башында постмодернизм сәнгатендә перформанс һәм хеппенинг кебек формалар барлыкка килә, аларда визуаль башлангыч процессуальлек белән алышына, образ ишарә ярдәмендә гәүдәләндерелә һәм вакыйга статусын ала. Яңа технологияләр үсеше, техник чаралар мөмкинлеге 1970 еллар башында видеоартны китереп чыгара. Постмодернизмга интерактивлык категориясе (1980–1990 елларда виртуаль чынбарлык йогынтысында үсеш ала), ягъни тамашачы һәм әсәр бәйләнешенең классик булмаган тибы хас. Интерактив әсәрләр барлыкка килүгә нәфис мәгълүмат тапшыруның челтәрле ысуллары үсеше: телевидение, гипер­әдәбият, компьютер уеннары һ.б. ярдәм итә. Татарстан сәнгатендә постмодернизм стилистикасының ачыктан-ачык билгеләре 1990 еллар башында Казан нәкышьчеләре Е.Голубцов, А.Дорофеев, В.Нестеренко, А.Артамонов, И.Хәсәнов, И.Гыймранов, О.Иванов, В.Харисов, Н.Бенинг, Ә.Ильясова, В.Тимофеев, А.Бусыгин, Р.Салихов һ.б. иҗатында күренә башлый. Башкортстанда яшәүче татар рәссамнары, аеруча «Чыңгызхан» берләшмәсенең Уфа вәкилләре (Н.Лотфуллин, Н.Байбурин, Р.Харисов, В.Ханнанов һ.б.) П. үсешенә көчле агым булып керә. П.ның коллаж һәм күчермә бирү кебек алымнары һәм чаралары — Е.Г.Голубцов, симулякр образ — А.Артамонов, ирония — Р.Харисов, борынгы кулъязмалар техникасын хәтерләтүче палимпсест А.Терегулов иҗатында чагыла.

Татарстанда гына түгел, Россия күләмендә видеоарт барлыкка килү («Фортепианода уйнаучы Телевизор» видеоинсталляциясе, 1975; «Электрон рәссам», 1976; «Юеш чүпрәк өстендә электрон малай», 1991 һ.б.) «Прометей» эксперименталь эстетика фәнни-тикшеренү институты эшчәнлеге (җитәкчесе Б.М.Галиев) белән бәйле. Рәссамнар шулай ук постмодернизмның 1990 елларның 1 нче яртысында барлыкка килгән өр-яңа формаларына — объектка һәм инсталляциягә мөрәҗәгать итәләр («Прометей»ның «Әзер бул — һәрвакыт әзер!», 1993; «Якты күңелле кешеләрнең якты акыллары», 1994 һ.б. хезмәтләре). 1990 еллар ахыры — 2000 еллар башында объект, постмодернизм юнәлеше буларак, И.Хәсәнов (Казан); Ш.Фәрхетдинов (Кама Аланы штп); Р.Гаитов, В.Ханнанов, Р.Миңнебаев (Уфа) иҗатларында дадаизм, поп-арт һәм концептуализм традицияләренә таяна.

«Чыңгызхан» рәссамнар берләшмәсенең театральләшкән этник перформанслары постмодернизмның процессуаль сәнгать дип аталучы төбәк юнәлеше үсешенә йогынты ясыйлар. Рәссамнар, интерактивлык алымын кулланып һәм тамашачыны эш процессына җәлеп итеп, Алтын Урданың рухи-фәзаи образын тудыралар («Алтын Пайцза», 2002; «Нурлы арба», 2005 перформанслары һ.б.), төрки-татар тарихының йола һәм символларын яңадан җанландырып җибәрәләр. Постмодернизмның этник төбәк феномены рәссамнарның татар халкына һәм мөселман сәнгатенә хас архаик борынгылык теленә, фольклор традицияләренә, героик тарих темасына, әдәби тел һәм символик образлылыкка тугрылык саклауга нигезләнгән.

Татарстан рәссамнарының постмодернизм әсәрләре «Яктылык һәм тавыш» (1987, Казан) Бөтенроссия күргәзмәсендә, «Скрябин көннәре» фестивале кысаларында «Мульти-медиа» (1990, Казан консерваториясе), «Яңа сәнгать: кичә, бүген, иртәгә» (1993, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее) күргәзмәләрендә катнаша; аларның күпчелеге ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, «Казан» Милли мәдәният үзәгендә, Аппелдорн шәһәрендәге (Нидерланд) сынлы сәнгать музеенда, «Mia Joosten» (Амстердам, Нидерланд), «Vorm-en-Beeld» (Зутфен шәһәре, Нидерланд), «Studio 21» (Галифакс шәһәре, Канада), «Dar» (Цюрих, Швейцария); Россия һәм чит илләрдәге шәхси коллекцияләрдә саклана.

Әдәбият  

Галеев Б.М. Искусство космического века: Избр. статьи. К., 2002; Файзрахманова Г.Р. Постмодернизм в изобразительном искусстве Башкортостана и Татарстана // Изв. Уральского университета. Сер. 2. Гуманитарные науки. 2006. № 47, вып. 12;

Андреева Е. Постмодернизм: Искусство второй половины XX — начала XXI века. СПб., 2007.

Автор — Г.Р.Фәйзрахманова