Биографиясе

1888 ел, Уфа губернасы Биштәк авылы — 1972 ел, Мәскәү.

«Госмания» мәдрәсәсен (Уфа шәһәре, 1909), Көнчыгыш хезмәт ияләре коммунистик университетын (Мәскәү, 1931) тәмамлый.

Беренче бөтендөнья сугышында катнаша: 1914 елда 127 нче запас полкта взвод командиры.

Эсерлар партиясенә иярә, сугышка каршы агитация алып барганы өчен рядовой дәрәҗәсенә төшерелә һәм Румыния фронтына җибәрелә.

1917–1918 елларда Уфада була, шәһәр советы әгъзасы, шәһәр хуҗалыгы комиссары. Кызыл Армия өчен татар-башкорт частьлары төзүдә катнаша.

1920 елда Татар запас батальоны командиры, Эшче-Крәстиян Кызыл Армиясенең 9 нчы Казан совет кавалериясе Көнчыгыш халыклары команда составы курслары комиссары. ТАССР ҮБК әгъзасы.

1921 елда РСФСР Милләтләр эшләре халык комиссариаты каршындагы ТАССР вәкиллеге әгъзасы.

1922 елда Башкортстан АССР ҮБК әгъзасы.

1925–1931 елларда РСФСР БҮБК референты.

1931 елда репрессияләнә: «Крәстияннәр иттифагы» милләтче башкүтәрүчеләр оешмасында катнашуда гаепләнә һәм 3 елга төзәтү лагерена җибәрелә.

1936–1938 елларда Нәманган шәһәрендә (Үзбәкстан ССР) мәдәният һәм ял паркы директоры.

1938 елда кабат кулга алына, 1939 елда аклана; 1957 елда реабилитацияләнә.

1950 еллардан Мәскәүдә хуҗалык эшендә; татар җәмгыятенең актив эшлеклесе, Мәскәүдә татар мәктәпләре һәм балалар бакчалары ачуны яклап чыга.

Бүләкләре

Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.

Әдәбият   

Гиззатуллин И. Шагиахметов М.Ш. // Борцы за счастье народное. К., 1983. Кн. 2; 

Асабин Е.П. Под знаменем революции. Уфа, 1991; 

Книга памяти жертв политических репрессий. К., 2006. Т. 16; 

Ислам на Урале: Энцикл. словарь. М.-Н.Новгород, 2009.