Канатлары тар, аларның җәеме 15-45 мм. Алгы канатларының арткы һәм еш кына шактый өлешендә тәңкәләре юк (исеме шуннан). Аяклары озын, зур типкеле. Гәүдәсе чагыштырмача юан. Гусеницалары агач һәм куак кайрылары астында, сирәк кенә үләнчел үсемлек тамырларында җитлегә. Күп кенә пыялач күбәләкләр тышкы билгеләре буенча шөпшәләргә бик охшаш, уклы элпәканатлылар белән бу охшашлык аларны еш кына дошманнарыннан коткара.

1000 якын төре билгеле, Россиядә – 80 нән артык (8 ыругтан).

Татарстан территориясендә киң таралганнары:

  • зур тирәк пыялач күбәләге [Sesia (Aegeria) apiformis] – канат җәеме 35-45 мм, майдан июльгә кадәр оча, гусеницалары усак, тирәк, сирәк кенә каен, тал, корычагачны зарарлый;
  • карлыган пыялач күбәләге (Aegeria tipulaeformis) – канат җәеме 16-20 мм, июнь-июльдә оча, гусеницалары карлыган, крыжовник һәм башка куакларның сабакларын зарарлый;
  • каен пыялач күбәләге (Aegeria scoliaeformis) – бик матур төр, канат җәеме – 30-36 мм, июньнән июльгә кадәр оча, каен агачын зарарлый;
  • шулай ук кечкенә тирәк күбәләге яки кара канатлы күбәләк, алмагач пыялач күбәләге, кура җиләге пыялач күбәләге, озынборынсыман пыялач күбәләге, кырмыска пыялач күбәләк һәм башкалар.

Ара-тирә шөпшәсыман пыялач күбәләк (Sesia bembeciformis) очрый – канат җәеме – 34-40 мм, июнь-июльдә оча, гусеницалары тал агачында һәм кабыгында яшиләр.