- РУС
- ТАТ
Рәссам-куючы, Россиянең атказанган рәссамы (2005)
1949 елда Рязань шәһәрендә туа.
Рязань сәнгать училищесын (1968), Ленинград дәүләт театр, музыка һәм кинематография институтын (рәссам И.Г.Сегаль остаханәсе, 1975), А.С.Пушкин исемендәге Ленинград драма академия театры (Александр театры, 1984) каршында РСФСР ның халык рәссамы җитәкчелегендә стажерларның югары курсларын тәмамлый.
1975–1984 елларда Рязань яшь тамашачы театрында һәм Рязань өлкә драма театрында, И.Г.Короленко исемендәге Рус драма театрында (Ижевск) һәм Удмурт драма театрында спектакльләрне бизи.
1984–1990 елларда – П.И.Чайковский исемендәге Пермь дәүләт опера һәм балет академия театрында баш рәссам.
Мәскәүнең Е.В.Колобов исемендәге "Новая Опера" театры белән хезмәттәшлек итә. 2001–2017 елларда – театрның баш рәссамы. Сценограф һәм киемнәр буенча рәссам буларак эшләгән спектакльләре:
М.Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театрында бизәгән спектакльләре:
Россиянең күп шәһәрләрендә 200дән артык опера, балет һәм драма спектакльләре куелышын бизи.
РФ Рәссамнар берлеге һәм Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы (1987)
"Алтын битлек" милли театраль премия ("Музыкаль театрдагы жюриның махсус премиясе" номинациясендә сәнгати-куелыш төркеме һәм солистлар ансамбле эше өчен («Джанни Скикки» Дж.Пуччини, режиссеры Г.Шапошников, 2009); Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (Р.Ахиярованың "Сөембикә" операсы куелышы өчен иҗат коллективы составында, режиссеры Ю.Александров, М.Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театры, 2018).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.