1931 елдан чыга.

Башлангыч исеме – «Тоташ колхоз», 1950 елдан – «Җиңү байрагы», 1955 елдан – «Ильич васыятьләре».

1990 елдан – хәзерге исемдә.

Лениногорск шәһәрендә «Лениногорскские вести» газетасы рус телендә 1936 елдан бирле басыла. Башлангыч исеме – «Сталин», 1938 елдан –  «Заветы Ильича», 2009 елдан – хәзерге исемдә.

 Моннан тыш, шәһәрдә «За нефть» (1968 елдан), «Ромашкинский феномен» (2003 елдан), «ЧП на Юго-Востоке» һәм башка газеталар чыгарыла.

1960 елда – Лениногорск телестудиясе, 1992 елдан Лениногорск телерадиокомпаниясе эшли башлый.

Шулай ук leninogorsk-rt.ru һәм «Лениногорский журнал» (https://len-journal.ru) интернет ММЧ эшли.