1942 елда НКВД органнары тарафыннан оештырылган, бер төркем тоткынны «Волжлаг» территориясендә (Зөя шәһәре) контрреволюцион немец-фашистлар төркеме туплап, кораллы чыгышлар, тылда диверсияләр әзерләүдә гаепләү эше.

59 кеше хөкемгә тартыла, шул исәптән А.А.Тейхриб, Е.П.Анкудинов, М.П.Гельман, П.Я.Классен, А.А.Рам, Я.И.Шнейдер, Н.А.Эде.

Мәхкәмә утырышы 1942 елның 12 декабрендә Мәскәүдә уздырыла. 54 кеше үлем җәзасына, калганнары, балигълык яшенә җитмәү сәбәпле, 10 ар елга лагерь хезмәтенә хөкем ителә.