- РУС
- ТАТ
(КПСС), 1898–1991 еллардагы сәяси партия
1898 елның мартында Минскида Россия социал-демократ оешмаларының 1 нче съездында Россия социал-демократ эшчеләр партиясе (РСДРП) буларак оеша. Партиянең Үзәк Комитеты (ҮК) сайлана һәм максатлары билгеләнгән манифесты эшләнә. Шулай да ул чакта Россиянең барлык социал-демократ оешмалары да тулысынча берләшми.
Россиянең марксистик оешмалары бердәмлеген булдыру максатыннан В.И.Ленин инициативасы белән легаль булмаган гомумроссия «Искра» сәяси газетасы нәшер ителә башлый, аның 1 нче саны 1900 елның 11 декабрендә Лейпциг шәһәрендә чыга. «Искра» редакциясе (В.И.Ленин, Ю.О.Мартов, А.Н.Потресов, Г.В.Плеханов, П.Б.Аксельрод, В.И.Засулич һ.б.) партиянең программа проектын эшли һәм 1903 елның июль–августына РСДРПның 2 нче съезды чакырылышын билгели (Брюссель, Лондон). Анда программа-минимум (буржуаз-демократик революция этабында пролетариатның якын арада хәл итәргә тиешле бурычлары: самодержавиене бәреп төшерү, барлык крепостнойлык калдыкларын да юк итү, демократик республика урнаштыру, 8 сәгатьлек эш көне кертү, барлык милләтләрнең дә тигез хокуклылыгын һәм аларның үзбилгеләнү хокукларын булдыру, иҗтимагый-сәяси тормышны демократлаштыру) һәм программа-максимум (социалистик революция этабында партиянең бурычлары: пролетариат диктатурасы урнаштыру һәм социализм төзү) раслана.
Съездда партиянең оешу принципларына карата көчле бәхәс куба. В.И.Ленин һәм аның тарафдарлары фикеренчә, партия профессиональ булырга, оешкан бербөтен буларак чыгыш ясарга, барлык үз әгъзаларының кылган гамәлләрендә бердәмлек тәэмин итәргә һәм югары дисциплина булдырырга тиеш. Ю.О.Мартов һәм аның тарафдарлары теләгән бар кешене дә партиягә алырга һәм аның катгый тәртипләре белән беркемне дә кысмаска тәкъдим ясый. Тавыш бирү нәтиҗәсендә оешманың Уставында нәкъ шул нигез чагылыш ала.
Партиянең үзәк органнарын сайлаган вакытта Ленин тарафдарлары күпчелек урынны били, шуңа күрә алар — большевиклар, ә аларга каршылар меньшевиклар дип йөртелә башлый. Формаль яктан РСДРП бердәм сәяси оешма буларак сакланып калса да, асылда исә 2 нче съезддан соң Россиянең сәяси аренасында 2 мөстәкыйль оешма — большевиклар һәм меньшевиклар барлыкка килә, алар арасында килештергесез идеологик көрәш бара.
1905 ел башына РСДРПда 32 большевиклар комитеты һәм 35 төркем исәпләнә. 1905 елның 12 апреленнән алып 27 апреленә кадәр Лондонда РСДРПның 2 нче съезды уздырыла, анда бары тик большевиклар гына була. Меньшевиклар анда катнашудан баш тарталар һәм Женевада үзләренең бәйсез конференциясен уздыралар.
Шул рәвешчә РСДРПның ике фракциягә бүленүе раслана. 1905–1907 еллардагы Революция шартларында большевикларның стратегиясе катгый була: революция буржуаз-демократик характерда булуга карамастан, аның төп этәргеч көче пролетариат санала, кораллы күтәрелеш оештыру, хөкүмәтне бәреп төшерү, демократик республика урнаштыру, аннан соң буржуаз-демократик революциянең кичектергесез рәвештә социалистик революциягә кадәр үсеше өчен көрәшне дәвам итү күздә тотыла. РСДРПның үзәк органнарындагы фикер каршылыгы урыннарда партиянең бердәмлеген какшата, аның гади әгъзаларын аптырашта калдыра.
1906 елның апрелендә Стокгольмда партиянең 4 нче берләштерү съезды уза. Анда сан ягыннан меньшевиклар күбрәк була. Партия җитәкчеләре арасында бердәмлеккә ирешелми. Берләшү формаль гына булып кала.
1912 елның гыйнварында РСДРПның 6 нчы Бөтенроссия Прага конференциясе уза, анда большевиклар меньшевикларны партиядән чыгаралар, В.И.Ленин җитәкчелегендәге большевиклар ҮКын сайлыйлар, Россиядә партия эше белән җитәкчелек итү өчен, большевиклар РСДРП ҮКның Рус бюросы төзелә. 1917 елгы Февраль революциясеннән соң, большевиклар оешмалары РСДРП(б) исемен алгач һәм хакимиятне кулга төшерү өчен көрәшкә күтәрелгәч, РСДРП ахыргача таркала.
Октябрь революциясе нәтиҗәсендә большевиклар хакимияткә килә һәм беренче совет хакимияте органнарын оештыра. Баштарак аларга меньшевиклар да, сул эсерлар да керә. Партиянең 7 нче съездында (Петроград, 1918 елның марты) аның яңа исеме раслана: Россия коммунистлар (большевиклар) партиясе — РКП(б). Партиянең 8 нче съездында (Мәскәү, 1919 елның марты) социализм төзү бурычларын билгеләүче яңа Программа кабул ителә.
1920 еллар башында партия җитәкчелеге илдәге барлык башка сәяси партияләрнең эшчәнлеген тыя, шул рәвешчә большевиклар партиясе диктатурасын урнаштыра.
1925 елдан партия — Бөтенсоюз коммунистлар (большевиклар) партиясе — ВКП(б), 1952 елдан КПСС дип (партиянең 19 нчы съезды) атала башлый. Хакимиятнең үзәктәге һәм урыннардагы барлык этәргеч көчләрен берләштергән партия бердәнбер оешмага әверелә, ә коммунистлар идеологиясе СССРда яшәгән халыклар тормышына һәм эшчәнлегенә караган барлык өлкәләрне дә колачлый.
Партия съездларында СССРның барлык эчке һәм тышкы сәясәте билгеләнә. Мәсәлән, 10 нчы съездда (1921 елның 8–16 марты) «хәрби коммунизм» сәясәтеннән яңа икътисади сәясәткә күчү игълан ителә; 14 нче съездда (1925 елның 18–31 декабрь) тизләтелгән индустрияләштерүгә юнәлеш алына; 22 нче съездда (1961) партиянең илнең «коммунизмның киң колачлы төзелеше» чорына керүен игълан иткән 3 нче программасы гамәлгә кертелә; 1980 еллар уртасында КПССның генераль секретаре М.С.Горбачёв илдә үзгәртеп кору курсын игълан итә.
1880–1890 елларда Казан губернасында Н.Э.Бауман, К.К.Газенбуш, А.С.Кулеша, Н.А.Семашко, А.М.Стопани, Е.П.Табейкин, Н.Е.Федосеев һ.б. җитәкчелегендә социал-демократ (марксистик) түгәрәкләре эшли. 1897 елда беренче социал-демократ төркеме оеша.
Казан социал-демократлары эшчәнлеге 1902 елның ахырында РСДРПның Казан комитеты төзелүгә җирлек тудыра, аның белән Ленин тарафдары А.П.Бржезовский җитәкчелек итә. 1917 елның мартына кадәр комитет яшерен рәвештә эшли, күп тапкыр кулга алына һәм эзәрлекләнә, әмма яңадан торгызыла һәм актив эшчәнлек алып бара. Аның тарафыннан рус һәм татар телләрендә прокламацияләр басыла.
Партиянең 2 нче съездыннан соң Казан комитеты (В.В.Адоратский, Л.А.Фотиева, А.С.Кулеша, Н.Е.Фирсов, Н.К.Морозов һ.б.) большевиклар позициясен хуплый. Комитетның төп эшчәнлеге яшерен әдәбият таратуга, эшчеләр, шәкертләр, солдатлар арасында агитация эшләре алып баруга юнәлдерелгән була. 1904 елның ноябрендә беренче яшерен басмаханә булдырыла. 1905 ел башында большевикларның Казан комитетындагы позицияләре шактый йомшара төшә. Партиядә төрле фикер каршылыклары хөкем сөргән вакытта ул килешү халәтен кабул итә.
1905 елның февралендә Казанга килгән большевик Я.М.Свердлов инициативасы белән яңа комитет төзелә (И.А.Саммер, С.А.Лозовский, В.В.Адоратский, Х.М.Ямашев һ.б.). 3 нче съезддан соң Казан комитеты икегә — большевикларга һәм меньшевикларга (РСДРПның Казан төркеме) бүленә. 1905 елның августында Казан комитеты ныгытыла һәм киңәйтелә (10 кеше), аның каршында крәстияннәр (округ), татарлар арасында эш алып бару (Х.М.Ямашев җитәкчелегендә), хәрбиләр төркемнәре оеша. 1905 ел ахырына Казан большевиклар оешмасында 400 дән артык кеше исәпләнә.
1905–1907 еллардагы Революция чорында большевиклар инициативасы белән төбәктә күп кенә забастовкалар һәм демонстрацияләр уздырыла.
1912 елда, чираттагы тар-мар ителүдән соң, яңадан «Казан большевиклар-ленинчылар төркеме» оеша, комитет (М.П.Жаков, М.М.Золина-Вилонова, В.Александров), секретариат, техник, финанс һәм пропаганда төркемнәре барлыкка килә. Хәтта комитет ябылганнан соң да, большевиклар Казанның эре предприятиеләрендә оешкан завод ячейкаларында һәм түгәрәкләрендә актив эшләүләрен дәвам итәләр. 1916 ел ахырында, комитет булмаган дәвердә, ячейка һәм түгәрәкләрнең эшчәнлеген координацияләү өчен, «Эшче революционерлар комитеты» төзелә, ул эсерлар белән берлектә гектографта басылган «Клич» журналын чыгара.
1917 елның мартында Казанга партия ҮК тарафыннан җибәрелгән В.А.Тихомирнов инициативасы белән Казан комитеты яшерен рәвештә кабат торгызыла. Аңа 16 кеше керә: В.А.Тихомирнов (рәис), Г.Ш.Олькеницкий, И.Н.Волков, И.Я.Гладилов, А.П.Комлев һ.б. Апрель башында Казанда 5 район оешмасы барлыкка килә. Казан партия оешмасы Уставы 1 нче гомумшәһәр большевиклар җыелышында кабул ителә. Май аенда оешмада якынча 400 кеше исәпләнә.
1917 елның язында анда Казан губернасының башка шәһәрләрендә дә — Чистай (И.Гуськов, В.Бажанов, Г.Корнилов һ.б.), Спас (Г.С.Гордеев), Мамадыш (А.Давыдов), Козьмодемьянскида (М.Красильников) большевиклар комитетлары оеша.
Казан большевиклары белән М.М.Вахитов тарафыннан оештырылган Мөселман социалистлар комитеты элемтәдә тора. Тихомирнов киткәннән соң, Казан комитеты белән Г.Ш.Олькеницкий җитәкчелек итә. 1917 елның җәендә һәм көзендә, эсерлар һәм меньшевиклар белән Эшче һәм солдат депутатлары советлары өчен кискен көрәш барышында, большевиклар җиңү яулыйлар һәм Советларда урыннарның күпчелеген билиләр, Казан шәһәр думасына сайлауларда алар 22 урын алуга ирешәләр. Сентябрьдә-октябрь башында большевикларның 1 нче гомумгуберна конференциясе булып уза: анда РСДРП(б) комитеты сайлана (И.Н.Волков, Г.Ш.Олькеницкий, А.Бочков, К.Я.Грасис, А.И.Карпов һ.б.), хәрби оешма төзелә (рәисе Н.Е.Ершов, урынбасары Н.Я.Ежов). Большевиклар инициативасы белән заводларда актив рәвештә кызылгвардиячеләр отрядлары оеша: дары заводында гына да мондый отрядка 400 гә якын кеше керә. Казанда кораллы күтәрелеш башланган вакытта 3 мең кызылгвардияче була.
1917 елның октябрендә РСДРП(б)ның Казан комитеты Казан губернасында кораллы күтәрелеш белән җитәкчелек итә. Казанда Революцион штаб (26 октябрь) һәм Вакытлы революцион комитет төзелә; соңгысы идарә итү хокукын Вакытлы хөкүмәт хакимият башыннан бәреп төшерелгәннән соң рәисе итеп большевик Я.С.Шейнкман сайланган Казан Эшче, солдат һәм крәстиян депутатлары советына тапшыра (кара Казанда 1917 елгы октябрь кораллы баш күтәрелеше).
Идеологик дошманнары белән көрәшү өчен, Казан большевиклары 1917 елның 8 декабрендә Г.Ш.Олькеницкий җитәкчелегендәге Революцион тикшерүләр комиссиясен төзиләр. Соңрак аның җирлегендә Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе оеша. РСДРП(б)ның К.Я.Грасис җитәкчелегендәге Казан комитеты 1918 елның февралендә Германия белән сепарат килешүгә кул куюга каршы чыга һәм эсерлар, меньшевиклар һәм Мөселман социалистлар комитеты белән берлектә ХКС һәм БҮБКна адрес җибәрә. РКП(б)ның 7 нче съездыннан соң (1918) хәл кискен борылыш ала: Казан большевиклары гомуми карарга буйсына.
Татар большевиклары С.С.Сәетгалиев, К.Л.Якубов, Б.Җиһаншин, Х.Урманов, Г.С.Касыймов һ.б. Казанда узган (1918 елның гыйнвар-феврале) Бөтенроссия мөселман гаскәриләренең икенче корылтаенда катнашалар һәм Идел-Урал Штаты (кара Бөтенроссия мөселманнары корылтайлары) төзелүгә каршы чыгалар. Мөселман оешмалары һәм большевиклары аеруча каршылык күрсәткән чорда корылтай президиумы башлыклары кулга алына (кара «Болак арты республикасы»). Килеп туган каршылыкны тулысынча хәл итү өчен, большевиклар К.Я.Грасис җитәкчелегендә Революцион штаб төзиләр. Төбәкнең милли үзенчәлекләргә ия булуы һәм милләтләрнең үзбилгеләнү (милли мохтарият) хокуклары турында лозунг игълан ителү сәбәпле, большевиклар, мөселман оешмаларының чыгышлары белән көрәшеп, Идел-Урал Штаты идеяләренә башта «Идел-Урал Совет республикасы» (Идел-Урал төбәге Советлары съездында, Казан, 1918 елның 21–22 гыйнвары) идеяләрен, аннары Татар-Башкорт Совет Социалистик республикасы (1918 елның 22 марты) идеяләрен каршы куярга тырышалар. Хакимияткә килгән беренче көннәреннән үк большевиклар планлы рәвештә барлык идарә оешмаларындагы җитәкче вазифа башкаручыларны үз партия әгъзалары белән алыштыру сәясәте алып баралар.
1918 елның язында партия урыннарда актив рәвештә төзелеш эшләре башлап җибәрә: өяз һәм шәһәр комитетлары, волость һәм авыл ячейкалары барлыкка килә. Ячейка партиянең беренчел оешмасы була. Июньдә Казан татар коммунистлары киңәшмәсендә Россия мөселман коммунистлары партиясен төзү инициативасы белдерелә, ҮК сайлана.
РКП(б)ның Казан губерна комитеты милли сепаратизмга каршылык күрсәтергә омтыла һәм губерна комитеты каршында бюро җитәкчелегендәге татар коммунистлары секциясен оештыра.
1918 елның көзендә Шәрекъ халыклары коммунистик оешмаларының беренче Бөтенроссия съездында (Мәскәү) М.Х.Солтангалиев һәм И.К.Фирдәүс мөселман коммунистларның РКП(б) составында үзләренең федератив башлангычтагы ҮКлары булган мөстәкыйль партияләрен саклап калу максаты белән чыгыш ясыйлар. Шулай да РКП(б) басымы белән съезд мөселман оешмаларының РКП(б) составына керүләре һәм аның бер өлешен тәшкил итүләре өчен тавыш бирә. Казанда алар партиянең Казан губерна комитеты мөселман (татар) секциясе составына керәләр. Губерна комитеты каршында шулай ук чуаш, мари, яһүд, чит ил коммунистлары (шулай ук кара Казанда чит ил коммунистлары шөгъбәсе) секцияләре оеша.
1918 елның җәендә Советлардан меньшевиклар һәм эсерлар куыла. Партия дәүләт органнары өчен кадрлар җыюга монополия ала. 1918 елның җәендә Казан губернасы Гражданнар сугышы үзәгенә әверелә. Губерна партия оешмасында ул вакытка 1 меңнән артык әгъза исәпләнә. 1918 елның 20 октябрендә гомумшәһәр партия конференциясе булып уза; аның карары нигезендә губерна комитеты президиум һәм секретариаттан торырга тиеш була. Соңгысының вазифасына партия әгъзаларын исәпкә алу керә. Комитет белән РКП(б) ҮК тарафыннан билгеләнгән рәис җитәкчелек итә; еш кына алар төбәк үзенчәлекләре белән таныш түгел кешеләр булалар һәм, нәтиҗәдә, аларның эшчәнлекләре кайвакыт оешма эчендәге татар һәм рус коммунистлары арасында аңлашылмаучанлыклар килеп чыгуга, аеруча милли сәясәт мәсьәләләренә карата ачыктан-ачык каршылыклар тууга китерә. Комитетта оештыру, хәрби һәм нәшрият эшләре алып барыла. Секретарь каршында шәһәрдәге, авылдагы, кызылармиячеләр арасындагы эшләр буенча җаваплы оештыручылар; статистика бюросы эшли. 1918 елның октябре ахырыннан оешма РКП(б)ның Казан губерна оешмасы дип атала башлый. Партия инициативасы белән 1919 елның апрелендә 1 нче шәһәр комсомол конференциясе уза (кара Бөтенсоюз ленинчыл коммунистик яшьләр союзы). Эшче һәм крәстиян хатын-кызлар арасында агитация һәм пропаганда эшләре алып бару өчен, апрельдән губерна комитеты каршында хатын-кызлар секциясе бюросы эшли башлый, аның белән Н.А.Ванькова, А.А.Титова, О.И.Цветкова, А.П.Шувалова җитәкчелек итә.
РКП(б)ның Казан оешмасы Уставы белән (1919 елның 2 мартында кабул ителә) губерна комитеты конференцияләр арасындагы дәвергә губернаның югары партия җитәкчелеге органы буларак билгеләнә, составында 7 әгъза һәм 4 кандидат белән 3 айга сайлана һәм башка оешмалар алдында партия вәкаләтлесе: өяз, волость, район партия оешмаларының, партия тормышының барлык тармакларына караган фракцияләрнең эшчәнлекләрен берләштерә һәм контрольдә тота, коммунист кадрларны губерна буйлап билгеләп чыга. 1919 елның 8 апрелендә губерна комитеты бюросы хәрби, губерна, шәһәр бүлекләре, статистика бюросы оештыру турында карар кабул итә. 1919 елның августында авыл җирлегендә эшләү бүлеге раслана. 1919 елның октябрендә Казан губерна комитеты штатында 1719 кеше исәпләнә. Барлык эш ике бүлек — губерна һәм шәһәр бүлекләре тарафыннан бүленеп башкарыла. Губерна комитетының 1919 ел 31 декабрь карары белән комитет составы Казанның 13 өяз партия оешмалары вәкилләреннән һәм 14 район оешмалары вәкилләреннән сайлана, айга бер тапкыр чакырыла. Агымдагы эш өчен 17 әгъзадан торган бюро, секретариат һәм гомуми, агитация-пропаганда, оештыру-инструкторлык (мәгълүмати һәм барлау-билгеләү бүлекчәләре белән), милли азчылык арасында эшләү, авыл җирендә эшләү, хатын-кызлар арасында эшләү бүлекләре, өмәләр бюросы, Махсус эш йөкләнгән частьлар һәм хәрби оешмалар советы була. 1920 елның гыйнварында губерна комитеты каршында пропаганда һәм агитация бүлеге оеша, шулай ук мөселман бюросы эшли.
1919 елның мартында Башкортстан АССР барлыкка килгәннән соң, татар коммунистлары татар халкының дәүләтчелеге турындагы мәсьәләне кабат күтәреп чыгалар: 1919 елның октябрендә Казан татар коммунистларының — җыелышы, 1919 елның ноябрендә губерна конференциясе булып уза. РКП(б)ның Казан губерна комитеты татарларның дәүләт булып оешуларына каршы була, партиянең кайбер губерна башкарма комитеты әгъзалары һәм аның рәисе И.И.Ходоровский татарлар әле республика белән идарә итәргә әзер түгел, дип саныйлар. Татар коммунистлары арасында инде 1918 елда үк милли мәсьәләгә мөнәсәбәтле уңнар һәм сулларга бүленеш күзәтелә (шартлы бүленеш). Уңнар Татар-Башкорт республикасы идеясен яклап чыгалар, Татарстан автономиясе төзелгәннән соң, милли сәясәтне актив рәвештә тормышка ашыруны алга сөрәләр. Суллар, киресенчә, автономияләштерүгә каршы чыгалар. Тикшеренүчеләр уңнарга — М.Х.Солтангалиев, К.Г.Мохтаров, Г.М.Енбаев, Р.Ә.Сабиров, Г.Г.Мансуров, М.Ю.Борындыков, М.К.Бөдәйли, Г.Г.Максудов һ.б.ны, сулларга М.С.Сәгыйдуллин, А.Я.Мөслимов, С.С.Атнагулов, Г.С.Касыймов, И.Галиев, М.Әхмәтшин, Ш.Шәймәрданов һ.б.ны кертәләр. Состав еш үзгәреп тора, кайберәүләр бер фракциядән икенчесенә күчә.
ТАССР барлыкка килү белән бәйле һәм РКП(б) ҮК Политбюросының ТАССРның югары партия учреждениесе булып РКП(б)ның партия конференциясендә сайланган өлкә комитеты торуын раслаган 1920 ел 8 июнь карарына ярашлы рәвештә, 1920 елның 23 августында губерна комитеты үз вәкаләтләрен РКП(б)ның Татарстан өлкә комитетына (к. КПССның Татарстан өлкә комитеты) тапшыра. Өлкә комитетына барлык партия һәм совет органнары эшчәнлеге белән җитәкчелек итү йөкләнә. Кантон комитетлары, 1927–1930 елларда партия оешмаларының район комитетлары төзелә, аларның үз структуралары була. Ришвәтчелеккә каршы көрәш алып бару һәм партия әгъзаларының эш урыннарындагы гаепләрен ачыклау өчен, 1920 елның 15 ноябрендә өлкә контроль тоту комиссиясе оеша. Партиянең 10 нчы съезды карары белән 1921 елда республикада партияне «лаексыз элементлар»дан беренче чистарту уздырыла: 1570 кеше (24%) партиядән чыгарыла. 1920 елларда төрле дәрәҗәдәге партия оешмалары нигезенә наданлык белән көрәш салынган культура революциясен гамәлгә ашыруда актив катнашалар; бу елларда илнең икътисадын торгызуга булышлык иткән ГОЭЛРО программасы да тормышка ашырыла башлый.
РКП(б)ның бөек державачылык шовинизмына һәм җирле милләтчелеккә каршы көрәшкә чакырган 12 нче съездыннан соң (1923 елның апреле) республикада партиянең үз эчендә «милли тайпылыш»ка (М.Х.Солтангалиев, Г.Г.Мансуров, К.Г.Мохтаров, Г.М.Енбаев, Р.Ә.Сабиров һ.б.) каршы көрәш башлана, «тайпылыш» тарафдарлары РКП(б)ның И.В.Сталин тарафыннан уздырылган милли сәясәтенә каршы тәнкыйть белән чыгалар. 1923 елның июнендә ҮК, М.Х.Солтангалиевне хөкем итү өчен, махсус киңәшмә (кара РКП(б) ҮКның дүртенче киңәшмәсе) уздыра.
1930 елларда «солтангалиевчелек»тә гаепләү репрессияләр өчен төп сәбәпкә әверелә. Солтангалиев партиядән чыгарыла. «Сул юнәлеш» төркеме дә (С.С.Атнагулов, М.С.Сәгыйдуллин һ.б.) ҮК һәм өлкә комитеты тарафыннан тәнкыйтьләнә, аның әгъзалары милли нигилизмда гаепләнә. 1923 елның 19–21 июлендә өлкә комитетының Казанның район комитетларында һәм партиянең кантон комитетларында җаваплы вазифалар башкаручы хезмәткәрләр белән берлектә мухсус киңәшмәсе уза. ВКП(б) өлкә комитетының 1 нче секретаре Д.Е.Живов доклад ясый. Киңәшмә тулысынча Солтангалиевне гаепләүгә багышлана. Өлкә комитеты җитәкчелеге фикере буенча үзләренең эшчәнлекләрендә татар халкының милли үзенчәлекләре белән исәпләшмәгән Слуцкий, Смирнов һәм Русинов та кискен тәнкыйтькә дучар булалар. 1923 елның 14 сентябрендә өлкә комитеты пленумы булып уза, анда партия оешмасының партия һәм совет органнарының хезмәт ияләренә якынаюларын күздә тоткан милли төзелеш, татар телен гамәлгә кертү, пролетариатның милли кадрларын төзү, социалистик милли мәдәният үсеше мәсьәләләре буенча эш планы кабул ителә (кара Төпләндерү).
Өлкә комитеты алдына партиядәге татар коммунистларының санын арттыру бурычы куела. Өлкә партия оешмасында 1922 елда — 28,5%, 1925 елда 29,7% татар була. В.И.Ленинның вафатыннан соң, республикада 1924 елның 15 февраленнән 15 маена кадәр Ленин чакыруы белән партиягә алу уздырыла, партия әгъзаларының гомуми саны 5 мең кешегә җитә. 1920 елларда партиядә «эчке» дошманнар — милләтчеләр (солтангалиевчеләр), троцкийчылар, уңнар, суллар һ.б.га каршы актив көрәш бара. Партия өлкә комитеты партия ҮК сәясәтен гамәлгә ашыра. Өлкә партия оешмасында бәхәсләр, Солтангалиевне гаепле дип табып, аны партиядән чыгарганнан соң да тынмый. ВКП(б) ҮКыннан республикага тикшерү максаты белән В.В.Шмидт җитәкчелегендәге махсус комиссия килә. 1924 елның гыйнварында партия бюросы киңәшмәсе була, анда барлык татар партия әгъзаларын ышанычлылыкка тикшерү уздыру турында күрсәтмә бирелә. Моңа җавап рәвешендә берничә татар коммунисты «Утыз тугыз җитәкче хаты» язып җибәрергә карар кыла, анда татар коммунистларын кимсеткән дәлилләр күрсәтелә, 8 нче өлкә партия конференциясенең милли мәсьәләне хәл итәргә ышандырмавы турында әйтелә. Өлкә комитеты карары нигезендә хатка кул куючылар барысы да милләтчелектә гаепләнә һәм тиздән «уңнар»ның җитәкчеләре Г.Г.Мансуров, М.Ю.Борындыков, К.Г.Мохтаров, Г.М.Енбаев, Р.Ә.Сабиров, түбәнрәк дәрәҗәдәге вазифалар башкару өчен, Мәскәүгә күчереләләр. Өлкә партия оешмасының үз эчендәге каршылык күп очракта ҮКның кадрлар билгеләү сәясәте дөрес куелмаган булу сәбәпле саклана, чөнки ул өлкә комитеты секретаре вазифасын башкарырга еш кына республика проблемалары белән таныш булмаган кешеләрне (мәсәлән, Пинсон, М.М.Хатаевич һ.б.) җибәрә.
1929 елның ноябрендә ВКП(б) өлкә комитеты Пленумы булып уза, анда ВКП(б) ҮКның солтангалиевчелек белән бәйле кешеләрне партия сафларыннан куу юнәлеше хуплана, шул рәвешчә К.Г.Мохтаров, Г.Г.Мансуров, Г.М.Енбаев партиядән чыгарыла. Н.И.Бухарин позициясен яклаучылар — А.Айхенвальд һәм В.Слепков та кискен тәнкыйтькә дучар була.
Партия өлкә комитеты халык хуҗалыгы үсешенә җитәкчелек итүне гамәлгә ашыра, 15 нче съезд күрсәтмәләре нигезендә 1 нче бишьеллыкка план төзелә (1928–1933). Партия инициативасы белән халык хуҗалыгы үсешен тизләтүгә ярдәм итәргә тиешле социалистик ярыш җәелдерелә. Коммунистлар тырышлыгы белән колхозлар төзелә. Крәстиян хуҗалыкларын күмәкләштерүне тизләтү максатыннан ВКП(б) ҮК Пленумы карары нигезендә (1929 елның ноябре) авылларга 25 мең эшче, ТАССРның авыл хуҗалыгы районнарына 400 эшче коммунист (В.П.Әхмәдуллин, Х.Б.Бәдретдинов, П.Г.Матвеев, В.А.Михайлов, В.С.Сәгъдетдинов һ.б.) җибәрелә.
1930 елларда партия үз сафларын чистарту эшләре алып бара, бу үз чиратында даими репрессияләргә әверелә. Партия коллегияләре каршында оператив хезмәткәр һәм тикшерүче вазифалары булдырыла. ТАССР буенча 4 оператив хезмәткәр һәм 3 тикшерүче була. Алар тарафыннан партия сафларында күпсанлы «партиягә каршы төркемнәр» булуы ачыклана, мәсәлән, «Крәстиян иттифагы» («җитәкчеләре» Г.Әминов, М.С.Сәгыйдуллин) һ.б. шундыйлардан санала. 1933–1934 елларда өлкә оешмасының гомуми составыннан 12% партия әгъзасы чыгарыла. 1936 елда документлар алыштыру уздырыла, шуның нәтиҗәсендә партия билетын нибары 14365 кеше генә кайтарып ала.
Бөек Ватан сугышы елларында партия үзенең эш рәвешен тулысынча үзгәртә, барлык көчләр дошманга каршы көрәш оештыруга юнәлтелә. Өлкә комитетын үзгәртеп кору эше уздырыла, яңа бүлекләр төзелә, ВКП(б) өлкә комитеты секретарьларының оборона, авиация, җиңел һәм җирле сәнәгать, транспорт, сәүдә һәм җәмәгать туклануы буенча вазифалары билгеләнә. 1941–1942 елларда фронтка республикадан 19645 коммунист (54%) китә. 1944 елда партия татар «милләтчелеге» белән көрәшнең яңа этабына керә: «Идегәй» эпосы юбилеена әзерлек белән бәйле рәвештә ВКП(б) ҮКның «Татарстан партия оешмасында масса-политик һәм идеология эшенең торышы һәм аны яхшырту чаралары турында» карары чыга, анда күп кенә тарихчылар һәм әдәбиятчылар Алтын Урда тарихын күпертеп күрсәтүдә гаепләнә. Татарстан өлкә комитетының чираттагы Пленумында (1945 елның 24–27 февраль) Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты хезмәткәрләре тәнкыйтьләнә. Нәтиҗәдә, татар халкы тормышының бик күп чорларына караган тарихын өйрәнү шактый елларга тыела.
Сугыштан соңгы чорда Татарстан өлкә оешмасының идарә структурасы гомуми система эшчәнлегендә әллә ни үзгәрешләргә китермәгән үзгәртеп коруларга дучар була. 1990 елның 30 августында ТАССР Югары Советы тарафыннан ТССР дәүләт суверенлыгы турында декларация кабул ителгәннән соң, 42 нче өлкә партия конференциясе 1990 елның 12 сентябрендә партия өлкә комитетын КПССның Татарстан республика комитеты итеп үзгәртә. КПСС республика комитетының 1990 ел 1 декабрь карары нигезендә өлкә комитетының структурасы үзгәрә, бүлекләр урынына комиссияләр төзелә. 1991 елның 6 ноябрендә РФ Президенты Б.Н.Ельцинның РФ территориясендә КПСС эшчәнлеген тыйган, аның оешма структураларын тарату һәм партия милкен дәүләт карамагына күчерү хакында игълан иткән «КПСС һәм РСФСР КП эшчәнлеге турында»гы Указы кабул ителү белән КПССның Татарстан республика оешмасы үзенең эшчәнлеген туктата.
Татарстан партия оешмасы эшчәнлеге тарихында барлыгы 8 губерна, 42 өлкә партия конференцияләре уздырыла. Матбугат органнары: «Рабочий», «Знамя революции», «Бедняк», «Известия Казанского губкома РКП(б)», «Красная Татария», «Кызыл Татарстан», «Социалистик Татарстан», «Колхоз газетасы», «Безнең байрак», «Сугышчан алласыз» һ.б. газеталар; «Пути революции», «Коммунист Татарии», «Район газетасына ярдәмгә», «Пропагандистка һәм агитаторга ярдәмгә» һ.б. журналлар.
1 нче губерна конференциясе — 1917 елның сентябре. Казанның 6 район комитетыннан һәм 6 өяз комитетыннан килгән делегатлар катнаша. ҮКның хакимиятне корал белән кулга төшерү турындагы карары игълан ителүгә бәйле рәвештә хәрби тема төп мәсьәлә була. Оешма бөтен хакимиятнең Советларга күчүе өчен җитди көрәшкә әзер булуын белдерә. РСДРП(б)ның губерна комитеты сайлана, комитет каршында Н.Е.Ершов җитәкчелегендә хәрби бүлек төзелә.
2 нче губерна конференциясе. Мәгълүматлар юк.
3 нче губерна конференциясе — 1918 елның 28 октябре. 42 делегат. Көн тәртибе: губерна комитетының эше турында хисап, агымдагы вазгыять, РКП(б) ячейкалары төзелү, Кызыл Армия частьлары, авыл ярлылары комитетлары оешу хакында докладлар. РКП(б)ның Казан губерна оешмасы Уставы кабул ителә. Конференциядә Козьмодемьянск (86 партия әгъзасы), Лаеш (38), Мамадыш (99), Зөя, Спас (72), Тәтеш (71), Царёвококшайск (45), Цивильск (10), Чабаксар, Чистай (210), Ядрин (72) өяз комитетлары раслана. Устав буенча өяз комитеты җитәкчедән (рәис), секретарь, казначей, коммунистлар клубы мөдиреннән тора. Составында 20 дән күбрәк партия әгъзасы булган һәр ячейка мөстәкыйль рәвештә партия билеты бирү хокукына ия була.
4 нче губерна конференциясе — 1919 елның 2 марты. Көн тәртибе: авылда эшләү, хезмәт һәм партия дисциплинасы, рус милләтеннән булмаган хезмәт ияләре арасында эшләү, Советларның губерна съездын әзерләү, партиянең 8 нче Бөтенроссия съезды турында докладлар. РКП(б)ның Казан губерна оешмасы Уставы кабул ителә. Губерна комитетының яңа составы сайлана.
5 нче губерна конференциясе — 1919 елның 6–8 июле. 120 делегат. Көн тәртибе: губерна комитетының эше турында хисап. Колчакчылар белән көрәш вакытында оешма башкарган эшләргә нәтиҗә ясала һәм якын киләчәккә бурычлар билгеләнә. Эшчеләр сыйныфы белән урта катлау крәстияннәр арасындагы берлекне ныгыту, милли азчылык һәм хатын-кызлар арасында партия-сәясәт эшчәнлеге алып бару, комсомол йогынтысын көчәйтү турында карарлар кабул ителә.
6 нчы губерна конференциясе. Мәгълүматлар юк.
7 нче губерна конференциясе — 1920 елның 12–14 гыйнвары. 180 делегат. Губерна комитетының эше турында хисап. Карар: өяз партия оешмалары белән мөнәсәбәтне ныгытырга, партия дисциплинасын көчәйтү чаралары күрергә; татарлар, чуашлар, марилар, шулай ук хатын-кызлар һәм яшьләр арасында эшне көчәйтергә. Конференция эшендә хуҗалыктагы бөлгенлеккә каршы көрәш белән бәйле мәсьәләләр үзәк урынны алып тора. Губерна комитетының яңа составы сайлана. Конференция карары белән губерна комитеты каршында секретариат һәм агитация-пропаганда, оештыру-инструкторлык, авылда һәм хатын-кызлар арасында эшләү бүлекләре, шулай ук өмәләр бюросы һәм милли секцияләр оеша. Өяз комитетларын яңартып кору турында карар кабул ителә: алар каршында секретариат, бүлекләр (мәгълүмат, авылда һәм хатын-кызлар арасында эш белән тәэмин итү, өмәләр бюросы) һәм мөселман секцияләре булдырыла.
8 нче губерна конференциясе — 1920 елның 3 марты. Гадәттән тыш конференция. Төп мәсьәлә — РКП(б)ның 9 нчы съездына делегатлар сайлау.
1 нче өлкә конференциясе — 1920 елның 23–25 августы. 177 делегат. Көн тәртибе: губерна комитеты хисабы, агымдагы вазгыять турында доклад, азык-төлек һәм оештыру мәсьәләләре. Өлкә комитеты составындагы мөселман бюросын ябу хакындагы мәсьәлә бәхәс уята. Партияне милли үзенчәлекләр буенча бүлү ягында булган М.Ю.Борындыков һәм кайбер делегатлар бюроны саклап калуны яклап чыгалар. Дәвамлы бәхәсләрдән соң күпчелек аны ябарга кирәклеге турында әйтә. Партия өлкә комитетының яңа составы сайлана.
2 нче өлкә конференциясе — 1921 елның 22–26 феврале. 158 делегат. Көн тәртибе: өлкә комитеты, контроль һәм ревизия комиссияләре хисаплары, «Капиталистик чолганыштагы Совет Россиясе» темасына докладлар, партия һәм хуҗалык төзелеше бурычлары, милли мәсьәләне чишүдә партиянең чираттагы бурычлары, профсоюзлар һәм хуҗалык тормышында аларның роле. «Милли мәсьәләгә карата партиянең чираттагы бурычлары турында» доклад белән С.Сәетгалиев чыгыш ясый, милли мәдәният үсеше, татар телен гамәлгә кертү, хезмәт ияләре арасында партия эше турындагы мәсьәләләрне күтәреп чыга. Шулай да ул милләтчелек белән көрәшне алгы планга чыгара, шовинизм проблемаларын читләтеп үтә. Татар халкының принципиаль мәсьәләләре каралмый. Күп кенә татар коммунистлары җавап рәвешендә өлкә комитеты җитәкчелегенә милли сәясәтне тормышка ашыру мәсьәләләренә карата катгый шелтә белдерәләр. Өлкә комитеты җитәкчеләренең милли проблемаларның асылына төшенә алмауларына да басым ясала. «Милли мәсьәлә турында» карар кабул иткәндә тәнкыйть сүзләре исәпкә алынмый, ул гомуми һәм берьяклы характерда була. Нигезләмәләрнең берсе түбәндәгечә яңгырый: «Милли тайпылышларга каршы көрәштә хезмәт ияләре арасында партия эшчәнлеген көчәйтү». Конференциядә шулай ук профсоюзларның роле турындагы сорау да карала; монда ҮКтагы кебек үк өч төрле караш чагылыш таба: троцкийчылар («әйе» дип тавыш бирүчеләр — 5 кеше), «эшчеләр оппозициясе» («әйе» — 3 кеше), ленинчыл караш (күпчелек тавыш җыя — 150 кеше). Өлкә комитетының яңа составы һәм партиянең 10 нчы съездына делегатлар сайлана.
3 нче өлкә конференциясе — 1921 елның 23–24 июне. 226 делегат. Көн тәртибе: өлкә комитеты хисабы, икътисад өлкәсендәге һәм профсоюзлар хәрәкәте буенча бурычлар, ТАССР ҮБК һәм ХКСның коммунистлар фракцияләре турында докладлар. РКП(б)ның 10 нчы съезды карарларын гамәлгә ашыру буенча чыгарылган беренче нәтиҗәләргә йомгак ясала. Аларда Россия халыклары арасында сәяси-икътисади тигезсезлекне бетерү зарурлыгы турында игълан ителгән була. Бу «уң» татар коммунистларына милли мәсьәләне яңадан кузгату һәм С.С.Сәетгалиев үткәргән милли сәясәтне гаепләп чыгу мөмкинлеге бирә. Нәтиҗәдә, С.С.Сәетгалиев партиянең яңа өлкә комитеты составына сайланмый, «уң» коммунистлардан аның составына К.Г.Мохтаров һәм Р.Ә.Сабиров уза. Конференция татар халкы арасында эш барышын көчәйтү, комиссиянең татар телен гамәлгә кертү буенча эшчәнлегенә зур игътибар бирү кирәклеген тәкъдим итә. Өлкә комитетының яңа составы сайлана.
4 нче өлкә конференциясе — 1921 елның 1–4 декабре. 193 делегат. Көн тәртибе: өлкә комитеты (Д.А.Орлов), контроль һәм ревизия комиссияләре хисаплары, халыкара хәл (Д.Е.Живов), ТАССРның якын киләчәктәге хуҗалык сәясәте (В.Сериков, А.Злобин), яңа курс шартларында партия-оешма эше, агитация һәм пропаганда куелышы (С.З.Слуцкий), товар алмашу нәтиҗәләре һәм перспективалары (И.Ефимов) турында докладлар. Җимереклек һәм ачлыкны бетерү юллары хакында фикер алышу (кара Ачлык (1921–1922). Барлык көч һәм чараларны азык-төлек мәсьәләсен яхшыртуга, эчке ресурсларны дөрес файдалануга юнәлтү; җәмәгать туклануын оештыру, киң масса хезмәт ияләрен ачлыктан интегүчеләргә ярдәм күрсәтү һәм халык хуҗалыгын торгызу эшләренә җәлеп итү турында карар чыгарыла.
5 нче өлкә конференциясе — 1922 елның 16–20 марты. 102 делегат. Көн тәртибе: өлкә комитеты (А.П.Галактионов), контроль һәм ревизия комиссияләре (И.Б.Понеделко, А.В.Недачин) хисаплары, Коминтернның халыкара хәле һәм тактикасы (С.З.Слуцкий), массаларда партия эше (Д.Е.Живов), профсоюзлар (Д.А.Орлов) турында докладлар. Карарлар: барлык партия оешмаларына да авыл хуҗалыгын торгызу эшендә катнашырга, РКП(б) ячейкаларын ныгытырга, партиянең советлар, профсоюзлар, комсомол белән җитәкчелеген яхшыртырга. Конференция троцкийчылар оппозициясенә һәм аның ТАССРдагы әгъзаларына шелтә белдерә. Өлкә комитетының яңа составы һәм РКП(б)ның 11 нче съездына делегатлар сайлана.
6 нчы өлкә конференциясе — 1922 елның 16–18 октябре. 170 делегат. Көн тәртибе: өлкә комитеты (Д.Е.Живов), контроль һәм ревизия комиссияләре (В.А.Кальченко, А.В.Недачин) хисаплары, халыкара хәл торышы (А.Г.Шляпников, А.Н.Декапольский), ТАССРда хуҗалык төзелеше перспективалары, ачлык белән көрәш нәтиҗәләре һәм комиссиянең ачлык нәтиҗәләрен бетерүдә бурычлары (Е.Н.Забицкий), агитация һәм пропаганданы җәелдерү эшендә партия оешмасының чираттагы бурычлары турында докладлар. Сәнәгать, авыл хуҗалыгын торгызуны, хезмәт ияләре арасында массакүләм агитация эшләрен көчәйтүне тизләтүче чаралар эшләнә. Өлкә комитеты бюросы сайлана (Б.Галл, Д.Е.Живов, Д.Орлов, Я.Чанышев).
7 нче өлкә конференциясе — 1923 елның 22–26 марты. 142 делегат. Көн тәртибе: өлкә комитеты (Д.Е.Живов), контроль һәм ревизия комиссияләре (В.С.Шерепов, А.В.Недачин) хисаплары, ТАССРда сәнәгать торышы, партия һәм совет төзелешендә миллилек чаткылары, авылда салым сәясәте турында докладлар. Өлкә комитетының яңа составы һәм РКП(б)ның 12 нче съездына делегатлар сайлана.
8 нче өлкә конференциясе (чираттан тыш) — 1924 елның 20–23 марты. 144 делегат. Көн тәртибе: 13 нче Бөтенсоюз партия конференциясе турында хисап (И.Т.Морозов), өлкә комитеты (И.М.Бажанов), контроль һәм ревизия комиссияләре хисаплары. Конференция делегатлары «троцкийчылар» һәм «аумакай милләтчеләрне» гаепләп чыгыш ясыйлар. Конференция карарлары: РКП(б) әгъзаларын ленинчыл рухта тәрбияләргә, партия аппаратын ныгытырга, марксизм-ленинизм теориясен тирәнтен өйрәнергә, авылда эшне көчәйтергә. Өлкә комитетының яңа составы сайлана. РКП(б)ның 12 нче съезды карары белән ТАССРда бердәм партия-дәүләт контроль органы — Контроль халык комиссариатының Эшче-крәстиян инспекциясе оеша (ОКК-РКИ).
9 нчы өлкә конференциясе — 1924 елның 13–15 мае. 309 делегат. Көн тәртибе: өлкә комитеты (И.П.Морозов), контроль комиссиясе (А.В.Недачин, А.В.Жуков) хисаплары, эчке сәүдә һәм кооперация (А.Н.Злобин), партия төзелеше, милли сәясәт (З.З.Гыймранов), яшьләр арасында эшләү (П.Н.Павлов) турында докладлар. Өлкә комитеты секретаре И.Т.Морозов үз докладында К.Г.Мохтаров, Г.Г.Мансуров, Г.М.Енбаевны өлкә партия оешмасында сәламәт булмаган атмосфера тудыруда гаепли һәм партиянең ҮКына Мохтаровны хөкүмәт җитәкчелеге вазифасыннан азат итүләрен сорарга кушып мөрәҗәгать итә. Ул бу кешеләрнең дәүләт органнарына эшкә буржуазия калдыкларын, шул исәптән элек совет хакимиятенә каршы булган кешеләрне дә алуларын билгеләп үтә. Делегатлар партиянең милли мәсьәләне яктырткан программасын тормышка ашыру турындагы карарны раслыйлар, төркемчелекне кискен тәнкыйтьлиләр. РКП(б)ның 13 нче съездына делегатлар сайлана.
10 нчы өлкә конференциясе — 1925 елның 1–3 гыйнвары. 302 делегат. Көн тәртибе: ҮК һәм Үзәк контроль комиссиясе һәм РКП(б) Контроль халык комиссариатының Эшче-крәстиян инспекциясе (И.М.Варейкис, Н.Ф.Панов), өлкә комитеты (И.Т.Морозов), контроль һәм ревизия комиссияләре (Г.Ф.Бердников, А.В.Недачин), хатын-кызлар бүлеге (Е.Павлова) хисаплары, авылда һәм яшьләр арасында эшләү (И.Бажанов, П.Павлов), ТАССР сәнәгате (А.Л.Колосов) турында хисаплар. Конференция авылда эшләү — крәстиян массаларын һәрьяклап кооперацияләштерү бурычын күздә тоту турында карар чыгара. Делегатлар троцкийчылар оппозициясен гаеплиләр һәм барлык аумакайларга каршы көрәшкә әзер булулары турында игълан итәләр.
11 нче өлкә конференциясе — 1925 елның 8–12 декабре. 322 делегат. Көн тәртибе: өлкә комитеты (К.А.Ратехин), контроль һәм ревизия комиссияләре (И.М.Бажанов, А.М.Колосов) хисаплары, РКП(б) ҮК һәм Үзәк контроль комиссиясе — Эшче-крәстиян инспекциясе (ЦКК-РКИ, П.Новиков), ТСПС фракциясе (К.Ратехин) докладлары, Татарстанда халык хуҗалыгының торышы һәм перспективасы (Х.Габидуллин), хәрби төзелеш (Я.Чанышев), Россия ленинчыл коммунистик яшьләр союзында (РЛКСМ) партия эшчәнлеге (Д.Бендюков) турында докладлар. Делегатлар партиянең үз эчендә эшчәнлекне көчәйтү, киң катлау эшче һәм крәстиян массалары, советлар, профсоюзлар, комсомол белән тыгыз элемтәләр урнаштыру, оешманың социаль составын тәртипкә китерү зарурлыгын ассызыклыйлар. Зиновьевчыларның Ленинградтагы чыгышларына карата шелтә белдерәләр. Өлкә комитетының яңа составы һәм РКП(б)ның 14 нче съездына делегатлар сайлана.
12 нче өлкә конференциясе — 1926 елның 27 декабре — 1927 елның 1 гыйнвары. 239 делегат. Көн тәртибе: өлкә комитеты (М.М.Хатаевич), контроль һәм ревизия комиссияләре (П.Новиков, Г.Ф.Фәсхетдинов) хисаплары, ТАССР ХКС рәисе Х.З.Габидуллинның «ТАССРда хуҗалык үсешенең төп моментлары турында» доклады. ВКП(б) ҮК секретаре С.В.Косиор катнаша. Конференциядә республикада халык хуҗалыгы төзелешен торгызу дәверенең тәмамлануы турында игълан ителә. Делегатлар ВКП(б) ҮКның индустрияләштерүгә юнәлтелгән ген. линиясен хуплыйлар һәм троцкийчы-зиновьевчылар блогы чыгышларына карата шелтә белдерәләр. Авылда әкренләп коллективлаштыру процессы башлануга игътибар итәләр. 1926–1927 елларда хезмәт ияләрен республикада халык хуҗалыгының барлык тармаклары үсешенә тулысынча әзерләү юнәлешендә төгәл чаралар билгеләнә.
13 нче өлкә конференциясе — 1927 елның 23–29 ноябре. 230 делегат. Көн тәртибе: өлкә комитеты (М.М.Хатаевич), контроль һәм ревизия комиссияләре (Г.Ф.Фәсхетдинов, Н.Н.Фокин), ҮК һәм ВКП(б)ның Үзәк контроль комиссиясе (А.И.Догадов, С.О.Викснин) хисаплары, авылда эшләү турында доклад (К.Гарифуллин). Хисаплар буенча фикер алышканда троцкийчы-зиновьевчылар блогы тарафдарлары Я.С.Щербинин, Н.Д.Кочкарин һәм Левин («83 нче платформа»га кул куючылар) чыгыш ясыйлар, алар үз резолюцияләре проектын алга сөрәләр һәм партиядән чыгарылган оппозиционерларны яңадан кайтаруны таләп итәләр. Шулай да алар фикерләре хуплау тапмый, конференция оппозиционерларны гаепли һәм өлкә комитеты юнәлешен дөрес дип таба, аның гамәли эшчәнлеген канәгатьләнерлек дип бәяли. Өлкә комитетының яңа составы (71 әгъза һәм 35 канд.) һәм ВКП(б)ның 15 нче съездына делегатлар сайлана.
14 нче өлкә конференциясе — 1929 елның 5–13 гыйнвары. 415 делегат. Көн тәртибе: өлкә комитеты (М.О.Разумов), контроль комиссиясе (И.А.Лычёв) хисаплары, Халык игенчелек комиссариатының «ТАССРда авыл хуҗалыгы торышы һәм аның бишьеллык план белән бәйле үсеш перспективалары турында» доклады (Н.Петров). Кулакларга каршы көрәшне көчәйтү, аларның изүчелек тенденцияләрен чикләү, күмәкләштерүне тизләтү зарурлыгы ассызыклана. Өлкә комитетының яңа составы сайлана (71 әгъза һәм 35 кандидат).
15 нче өлкә конференциясе — 1930 елның 5–15 июне яки 5–13 июне. 501 делегат. Көн тәртибе: өлкә комитеты (М.О.Разумов), ҮК (А.И.Догадов), ВКП(б)ның Үзәк контроль комиссиясе (С.А.Новосёлов) хисаплары, комсомол оешмасы эшчәнлеге турында хисап, «ТАССР авыл хуҗалыгын социалистик үзгәртүнең нәтиҗәләре һәм алдагы бурычлары», «Үзгәртеп корулар чорында профсоюзларның бурычлары» докладлары. Конференциядә ТАССР авыл хуҗалыгына карата «уң оппортунистларның ярлылык теориясе» тәнкыйтьләнә (В.Исхаков). Делегатлар Өлкә контроль комиссиясенә партияне оппортунистлардан чистарту эшендә ныклы көрәшне дәвам итү бурычын йөклиләр. 1929 елда башланган ВКП(б) сафларын чистарту эшенә беренче нәтиҗәләр ясала, 8% әгъза чыгарыла. Конференция колхоз төзелешен ныгыту һәм киңәйтү зарурлыгын билгеләп үтә. Өлкә комитетының яңа составы һәм ВКП(б)ның 16 нчы съездына делегатлар сайлана.
16 нчы өлкә конференциясе — 1932 елның 23–28 гыйнвары. 550 делегат. Көн тәртибе: өлкә комитеты, контроль һәм ревизия комиссияләре, комсомол хисаплары. Конференция партия әгъзаларын бишьеллык планны вакытыннан алда үтәү өчен көрәштә эшчеләр, колхозчылар һәм интеллигенциянең үсеп баручы активлыгына җитәкчелек итәргә чакыра. Конференция нәтиҗәләре нигезендә партия һәм совет активын әзерләү һәм яңадан әзерләү курслары оеша. Өлкә комитетының яңа составы сайлана.
17 нче өлкә конференциясе — 1934 елның 17–22 гыйнвары. 533 делегат. Көн тәртибе: өлкә комитеты (А.К.Лепа), контроль һәм ревизия комиссияләре хисаплары, капиталь төзелеш турында хисап, оештыру мәсьәләләре. Конференция Татарстан шартларында партиянең милли сәясәтен уздыру мәсьәләсенә зур игътибар бирә: бөекдержавачылык шовинизмы да, шулай ук җирле милләтчеләр дә гаепләнә. Карарда татар халкының алга таба форма ягыннан милли һәм эчтәлек ягыннан соц. мәдәни үсеше республика үсешенең төп шартларыннан берсе булуы ассызыклана. Сәнәгать предприятиеләренең партия комитетлары алдына партия һәм тәрбия эшен яхшырту, коммунистларның алга таба үрнәк күрсәтүләрен үстерүне тәэмин итү бурычы куела. Карарда профсоюзлар эшен тиз арада үзгәртеп кору һәм аларны җитештерүгә якынайту, соц. ярышлар җәелдерү, хезмәт ияләренең мәдәни-көнкүреш хаҗәтләрен канәгатьләндерүне көчәйтү таләбе куела. Өлкә комитетының яңа составы (107 әгъза һәм 54 кандидат) һәм ВКП(б)ның 17 нче съездына делегатлар сайлана.
18 нче өлкә конференциясе — 1937 елның 10–18 июне. 478 делегат. Конференциядә күпчелек партия хезмәткәрләренең, хуҗалык мәсьәләләре белән мавыгып, партия эшчәнлеген көчсезләндерүләре, коммунистлар сафыннан аерылулары турында билгеләп үтелә. Кабул ителгән карарларның үтәлеше тиешле дәрәҗәдә контрольдә булмый. Карар: сәнәгать белән җитәкчелек итүнең сәяси һәм хуҗалык-техник дәрәҗәсен үстерергә, колхозларның алга таба ныгуы, авыл хуҗалыгының барлык тармаклары үсеше буенча эшчәнлекне көчәйтергә, партия пропагандасын, хезмәт ияләренә интернациональ тәрбия бирүне нигездән яхшыртырга, милләтчелек һәм шовинизмның барлык һәм төрле чагылышлары белән аяусыз көрәшергә. Барлык партия комитетларының да коммунистлар алдында җавап тотарга, даими рәвештә актив җыелышлары җыярга, партия карарларының үтәлеше буенча җитди тикшерү алып барырга, партия Уставын, демократик үзәкләштерү системасын, шулай ук сайлау принципларын аз гына да бозарга маташу очракларын төптән кисәтергә тиешлеге күрсәтелә. Шәһәр һәм авыл хезмәтчәннәрен илне сакларга әзерләүгә, Осоавиахим һәм башка иҗтимагый оешмаларның эшчәнлекләрен активлаштыруга аеруча зур игътибар бирелә.
19 нчы өлкә конференциясе — 1938 елның 10–19 июне. 504 делегат. Халык хуҗалыгы казанышлары, авыл хуҗалыгы торышы хакында фикер алышалар. 1937 елда сәнәгать җитештерүе планы үтәлмәүгә китергән кимчелекләрне анализлап һәм авыл хуҗалыгының алга таба үсеше мәсьәләләре хакында фикер алышып, конференциядә катнашучылар партия-сәясәт һәм массакүләм агитация эшләрен камилләштерүче чараларны билгелиләр. Өлкә комитетының яңа составы сайлана.
20 нче өлкә конференциясе — 1939 елның 25 феврале — 2 марты. 514 делегат. Көн тәртибе: «СССР халык хуҗалыгы үсешенең өченче бишьеллык планы», «ВКП(б) Уставындагы үзгәрешләр» докладларының тезислары буенча фикер алышу. Алар тулысынча делегатлар тарафыннан хуплана һәм ТАССР халык хуҗалыгы үсешенең бишьеллык планын эшләгән вакытта нефть эзләүне киңәйтү, чимал һәм файдалы казылмаларның җирле төрләреннән аеруча нәтиҗәле файдалану, киң кулланылыштагы товарлар чыгаруны арттыру өчен җирле ресурсларны югары дәрәҗәдә мобильләштерүне исәпкә алу, авыл хуҗалыгы өлкәсендә бөртекле культуралар уңдырышлылыгын яхшыртуны төп бурыч итеп кую, дөрес чәчү әйләнеше кертү, комплекслы механикалаштыруны гамәлгә ашыру, терлекләр санын арттыру һәм аның сыйфатын күтәрү кебек бурычлар күздә тотылган кайбер искәрмәләр һәм өстәмәләр кабул ителә. ВКП(б)ның 18 нче съездына делегатлар сайлана.
21 нче өлкә конференциясе — 1940 елның 10–15 марты. 494 делегат. 1939 да халык хуҗалыгы үсеше турында хисап. 3 нче бишьеллык планының соңгы ике елына нәтиҗәләр чыгарыла. Конференциядә барлык партия оешмаларыннан халык хуҗалыгы планнарын тормышка ашыру буенча кыю чаралар күрү, хезмәт ияләре арасында сәяси эшчәнлекне яхшырту, соц. ярышны киңрәк җәелдерү, алдынгы тәҗрибәне катгый рәвештә гамәлгә ашыру таләп ителә. Өлкә комитетының яңа составы сайлана.
22 нче өлкә конференциясе — 1948 елның 30 марты — 1 апреле. 587 делегат. Көн тәртибе: 1940–1948 елларга өлкә комитеты хисабы. Өлкә партия оешмасының республиканың барлык хезмәт ияләренә сугыштан соңгы беренче бишьеллыкка планнарның 4 ел эчендә үтәлүенә этәргеч бирүне күздә тоткан төп бурычы билгеләнә, партия-оешма һәм идеология эшчәнлекләренең төгәл чаралары билгеләнә.
23 нче өлкә конференциясе — 1950 елның 28–30 марты. 593 делегат. Өлкә комитеты хисабы. Ирешелгән нәтиҗәләргә карамастан, ВКП(б) өлкә комитетының һәм ТАССР МСның кимчелекләрдән тулысынча арынмаулары билгеләп үтелә: барлык предприятиеләр дә үз алларына куелган җитештерү бурычларын үтәмәгән, республиканың авыл хуҗалыгы ашлык җитештерү планын башкарып чыга алмаган. ВКП(б) ҮК карарларын тормышка ашыруны тәэмин итәргә тиешле гамәли чаралар программасы раслана. Өлкә комитетының яңа составы сайлана.
24 нче өлкә конференциясе — 1952 елның 18–20 сентябре. 714 делегат. Конференциядә ВКП(б) ҮК проектлары: «СССРның 1951–1955 еллар өчен бишьеллык үсеш планы буенча 19 нчы съезд күрсәтмәләре» һәм «Партиянең үзгәртелгән Уставы тексты», өлкә комитеты хисаплары карала. Проектлар хуплана, өлкә комитетының, тикшерү комиссиясенең яңа составы, ВКП(б)ның 19 нчы съездына делегатлар сайлана.
25 нче өлкә конференциясе — 1954 елның 15–16 феврале. 745 делегат. Хуҗалык, мәдәният, партия-оешма һәм сәяси эшчәнлек белән җитәкчелек итүдә җитди кимчелекләр билгеләп үтелә, ТАССРның партия оешмалары эшчәнлеге үзәгендә кадрлар сайлау һәм билгеләү, эшчәнлекне тикшерү, соц. ярыш оештыру, алдынгы хезмәт ысулларын гамәлгә кертү мәсьәләләре торырга тиешлеге ассызыклана. Өлкә комитетының яңа киңәйтелгән составы сайлана.
26 нчы өлкә конференциясе — 1956 елның 10–11 гыйнвары. 838 делегат. 1954–1955 елларга нәтиҗә чыгарыла. Өлкә комитетының яңа составы һәм партиянең 20 нче съездына делегатлар сайлана.
27 нче өлкә конференциясе — 1957 елның 10–11 декабре. 788 делегат. Партиянең 20 нче съезды карарлары тормышка ашырылганнан соң, өлкә, шәһәр һәм район комитетларының идарә итү стиле һәм ысулы яхшыру турында билгеләп үтелә.
28 нче өлкә конференциясе — 1959 елның гыйнвары. 593 делегат. Соңгы 5 ел эчендә республикада авыл хуҗалыгы торышы һәм алдагы елларга үсеш планы мәсьәләләре карала.
29 нчы өлкә конференциясе — 1960 елның 26–27 гыйнвары. Нәтиҗәләр чыгару.
30 нчы өлкә конференциясе — 1961 елның 26–27 сентябре. 1069 делегат. Өлкә партия оешмасының оештыру һәм сәясәт эшчәнлеген көчәйтүгә, хуҗалык һәм мәдәният белән җитәкчелек итү дәрәҗәсе үсешенә ирешүе билгеләп үтелә. КПССның 22 нче съездына делегатлар сайлана.
31 нче өлкә конференциясе — 1963 елның 26–27 ноябре. 1122 делегат. Конференциядә партиянең мәдәни төзелеш, халык мәгарифе, фән белән җитәкчелек итүенә зур игътибар бирелә.
32 нче өлкә конференциясе — 1966 елның 16–18 феврале. 791 делегат. Җидееллыкка нәтиҗәләр чыгарыла. КПССның 23 нче съездына делегатлар сайлана.
33 нче өлкә конференциясе — 1968 елның 21–22 феврале. 810 делегат. Бишьеллыкның беренче ике елындагы эш турында фикер алышу.
34 нче өлкә конференциясе — 1971 елның 15–16 феврале. 788 делегат. 8 нче бишьеллыкка нәтиҗәләр чыгару. 1971–1975 елларга халык хуҗалыгы үсеше планын кабул итү.
35 нче өлкә конференциясе — 1974 елның 26–27 феврале. 779 делегат. 9 нчы бишьеллыкның беренче өч елына нәтиҗәләр ясала.
36 нчы өлкә конференциясе — 1975 елның 25–26 декабре. 792 делегат. 9 нчы бишьеллыкның нәтиҗәләре, 1976–1980 елларга халык хуҗалыгының үсеш планы карала.
37 нче өлкә конференциясе — 1978 елның 21 декабре. 1976–1978 елларга хисап.
38 нче өлкә конференциясе — 1980 елның 24–25 декабре. 835 делегат. 10 нчы бишьеллыкның эш нәтиҗәләре, 1981–1985 елларга халык хуҗалыгының үсеш планы карала.
39 нчы өлкә конференциясе — 1984 елның 14 гыйнвары. 869 делегат. 1981–1983 елларга нәтиҗәләр ясала.
40 нчы өлкә конференциясе — 1986 елның 17–18 гыйнвары. 717 делегат. Көн тәртибе: өлкә комитеты, ревизия комиссиясе хисаплары, КПСС Программасының яңа редакциясе проекты, КПСС Уставындагы үзгәрешләр, 1986–1990 елларга һәм 2000 елга кадәрге яхшы якка үзгәрешләргә мөнәсәбәтле СССРның икътисади һәм социаль үсешенең төп юнәлешләре проекты турында докладлар. Партиянең 27 нче съездына делегатлар сайлана.
41 нче өлкә конференциясе — 1988 елның 23–24 декабре. 698 делегат. КПСС өлкә комитеты, ревизия комиссиясе эшчәнлекләре турында хисаплар. Кабул ителгән карарда партиянең ТАССР өлкә комитеты, шәһәр һәм район комитетларының үзгәртеп коруларда тоткарлык механизмын ахыргача җиңеп чыга, һәрбер хезмәт коллективында даими иҗади атмосфера тудыра, икътисади реформаны тормышка ашыруның нәтиҗәле юлларын эзли, хезмәтне оештыруның алдынгы формаларын үзләштерә, чын хуҗалык исәп-хисабын булдыра алмаулары билгеләп үтелә.
42 нче өлкә конференциясе — 1990 елның 1–2 июне (1 нче өлеше), 12 сентябре (2 нче өлеше). Көн тәртибе: 1) партиянең 28 нче съездына КПСС ҮК Платформасының «Гуманлы, демократик социализмга» проекты турында; 2) КПСС Уставы проекты турында; 3) КПССның 28 нче съездына делегатлар сайлау турында; 4) өлкә комитеты, ревизия комиссиясе хисаплары; 5) өлкә комитетына һәм ревизия комиссиясенә сайлаулар. «Партиянең 28 нче съездына әзерлек барышы турында»гы карарда «илдәге көчәеп баручы кризис күренешләренең, үзгәртеп корулар вакытындагы хаталарның партиягә, аның халык арасындагы абруена тискәре йогынты ясавы, КПСС эчендә төрле идеяне хуплаучы юнәлешләр һәм агымнарның көчле тәэсире сизелү, партия сафларыннан үз теләкләре белән китүчеләрнең саны арту» билгеләп үтелә. Тәкъдим ителгән Платформадагы нигезләмәләрнең бер өлешенең инде искергән булуы турында әйтелә. Шул рәвешчә автономияләрнең хокуклары киңәю турындагы нигезләмәләр рәсми характерга ия була һәм республиканың ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндерми. Татарстанның күпчелек коммунистлары ленинчыл типтагы партия буларак яңартылган КПССны, социалистик сайлауга чын күңелдән бирелгәнлекне яклап чыга. Союздаш һәм автономияле республикаларның илнең икътисади, социаль һәм мәдәни тормышына караган мәсьәләләрне чишкәндә тигез хокукларга ия булулары турындагы нигезләмәләрнең КПСС Платформасына кертелергә тиешлегенә басым ясала.
Большевики Татарии в годы иностранной военной интервенции и гражданской войны (Август 1918 – декабрь 1920): Сб. док. и материалов. К., 1961;
Летопись борьбы и свершений: Хроника партийной организации Татарии. 1883–1985: В 2 кн. К., 1985.
Хамматов Ш.Х. Казанская организация большевиков в годы первой русской революции. К., 1955;
Тарасов А.А. Казанские большевики в период подготовки и проведения Октябрьской революции. К., 1956;
Климов И.М., Саркин В.Г. Татарская партийная организация в восстановительный период (1921–1925 гг.). К., 1961;
Нафигов Р.И. Казанская социал-демократическая организация в 1907–1914 гг. К., 1962;
Очерки истории партийной организации Татарии. К., 1973.
Автор — Л.М.Айнетдинова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.