Биографиясе

1917 елның 10 мае, Вятка губернасы Турай авылы — 2002 елның 24 июне, Санкт-Петербург.

Ленинград университетын тәмамлый (1939).

1940–1945 елларда туган авылы мәктәбендә рус теле укыта, колхозда хисапчы булып эшли.

1945 елдан Бөтенсоюз үсемлекчелек институтында (Ленинград), бөртекле-кузаклы культуралар бүлегендә өлкән фәнни хезмәткәр (1954 елдан). 1979–2002 елларда бөртекле-кузаклы культураларның генетик ресурслары белән бәйле мәсьәләләр буенча консультант.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре борчак биологиясе, систематикасы, селекциясе һәм орлыкчылыгы мәсьәләләренә карый.

Макашева Pisum ыругында 2 төрне аерып чыгара: P. fulvum Sibth. et Smith — кызыл-сары борчак һәм P. sati­vum L. — астөрләре белән игүле борчак, төрләрнең ареалларын, аларның экологик характеристикасын һәм эволюцион статусын ачыклый. Аның тарафыннан борчакның 10 яңа сорты чыгарыла.

«Борчак» («Горох», Л., 1973) монографиясе 1983 елда инглиз теленә тәрҗемә ителә һәм Һиндстанда нәшер ителә.

Бүләкләре

Макашева Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, СССР ВДНХсының бронза медале белән бүләкләнә.

Әдәбият

Вишнякова М.А., Петрова М.В., Булынцев С.В. Доктор сельскохозяйственных наук Рауза Хадиевна Макашева. СПб., 2002.