Гомуми мәгълүмат

Башкортстан Республикасының көньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. 1930 елда оештырыла. Мәйданы – 1907 кв.км. Үзәге – Дәүләкән шәһәре (Уфа шәһәреннән 105 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 40890 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2015 елда – 8972 кеше (1970 елда – 11074, 1979 елда – 9679, 1989 елда – 8764, 2002 елда – 3719 кеше, 2010 елда – 7321 кеше). 2010 елда 4175 татар район үзәгендә яши.

Районда унтугыз татар, биш татар-башкорт, ике татар-башкорт-рус, ике татар-украин, ике татар-рус, бер татар-рус-украин, бер татар-украин-чуаш торак пункты бар. Иң зур татар авыллары: Чуенчы (2002 елда – 473 кеше), Ташлы-Шәрип (363), Имай-Карамалы (348). Элегрәк нигезләнгән авыллар: Биккарамалы, Имай-Карамалы һәм Ташлытамак (1748 елдан мәгълүм), Чуенчы (1762 ел), Аюхан (1780 ел), Искәндәр (1792 ел).

Татар җәмгыяте тормышы

2010 елдан район мәдәният йорты каршында «Акчарлак» татар җыры вокаль ансамбле; Ташлы-Шәрип мәдәният йорты каршында Татар милли мәдәнияте үзәге, «Замана» драма түгәрәге һәм «Миләшкәй» вокаль түгәрәге эшли.

2015 елда Аюхан авылының 235 еллыгы бәйрәм ителә, 2016 елда район мәдәният йортында татар коллективларының районара фестивале уза.

2015 елда Чуенчы авылында мәчет ачыла.

2015/2016 уку елында районның алты мәктәбендә татар теле предмет буларак өйрәнелә.

Күренекле кешеләре

Дәүләкән районында:

  • 1960–1987 елларда Башкортстан АССРның сәламәтлек саклау министры М.Х.Камалов (Чуенчы авылы),
  • Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзалары Н.Г.Гатауллин (Чуенчы авылы) һәм Фәнил Л.Сәяхов (Ялгыз Каен авылы),
  • геология-минералогия фәннәре докторы Б.М.Йосыпов (Мерәс авылы),
  • тарих фәннәре докторы Фәһим Л.Сәяхов (Чуенчы авылы),
  • медицина фәннәре докторы Н.Г.Сибәгатуллин (Чуенчы авылы),
  • педагогика фәннәре докторы Л.Г.Сәяхова (Дәүләкән шәһәре),
  • авыл хуҗалыгы фәннәре докторы М.Б.Аюханов (Аюхан авылы),
  • техник фәннәр докторы Г.Г.Теләшев (ИмайКарамалы),
  • Башкортстан АССРның атказанган рәссамы И.М.Ямалетдинов (Чуенчы авылы) туган.

Мерәс авылында Габдерәхим Утыз Имәни берникадәр яши һәм шунда җирләнә, Дәүләкән шәһәрендә язучы Ә.Еникинең балачагы һәм үсмер чагы үтә (аның гаиләсе яшәгән йортка истәлекле такта куелган).