- РУС
- ТАТ
журналист, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1986)
1932 елның 10 ноябре, Кыргызстан АССРның Ош шәһәре – 2009 елның 16 апреле, Казан.
Казан университетын (1958), КПСС Үзәк Комитеты каршындагы югары партия мәктәбен (Мәскәү, 1967) тәмамлый.
1958–1960, 1962–1965 елларда «Татарстан яшьләре» газетасында (әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире, җаваплы сәркәтип, 1962 елдан баш мөхәррир).
1960–1962 елларда «Яшь ленинчы» газетасында җаваплы сәркәтип. 1967 елдан «Социалистик Татарстан» газетасында бүлек мөдире, мөхәррир урынбасары, җаваплы сәркәтип.
1990 елдан «Шәһри Казан» газетасында җаваплы сәркәтип, бүлек мөдире, әдәби хезмәткәр.
1995–2005 елларда «Мәдәни җомга» газетасында баш мөхәррир урынбасары.
Мәкаләләрендә әдәбият, сәнгать һәм мәдәният мәсьәләләрен яктырта.
1994 елдан татар «Мөселман календаре»н төзүче һәм гамәлгә куючыларның берсе.
ТР Журналистлар берлеге бүләге лауреаты (1993). Медальләр белән бүләкләнә.
Хамматов Ш. Газета һәм әдәбият дуслыгы. Казан, 1979.
Морат Г. Түбә. Казан, 1998.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.