Идел елгасының сулъяк яр буе террасасында урнашкан. Спас районы Болгар шәһәренең төньяк-көнбатыш чигендә.

Су өслегенең мәйданы 2,36 га. Су күләме якынча 60 мең м3. Озынлыгы 150 м, уртача киңлеге 135 м. Уртача тирәнлеге 2,5 м, иң зур тирәнлеге 5,5 м.

Күл карст процессы нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Формасы түгәрәк. Ярлары уртача текәлектә, су өслегеннән чама белән 20 м га кадәр биеклеккә күтәрелә, катнаш каен-нарат урманы белән капланган. Күл төбе комлы. Туенуы тотрыклы, җәен күбесенчә җир асты сулары исәбенә. Күлнең төньяк өлешенә зур сыза тоташа, аның буенча яңгыр һәм кар сулары агып керә.

Ял итү максатларында файдаланыла.