Итальян минералогы Н.Ковелли (1790-1829) исеме белән аталган.

Fe, сирәгрәк Ag кушылмалары бар. Гексогональ сингониядә кристаллаша. Юка элпәләр, майлар, корымлы порошоклар ясый.

Зәңгәр-индигодан кара төскә кадәр. Алмашучан төсләр хас. Тонык ялтыравыклы.

Ныклыгы 2-2,5. Сульфид ятмалары цементлашкан җирдә, гидротермаль юлларда барлыкка килә. Вулкан лавасында һәм газларында булуы билгеле.

ТРда конкрецион типтагы бакыр казылмалары белән бәйле, конкрецияләрнең үзәк өлешен төзи.