Биографиясе

1938 елның 16 октябре, Әлки районы Түбән Биктимер авылы – 1998 елның 13 августы, Лениногорск шәһәре.

Казан университетын тәмамлый (1971 ел).

Укытучы, шахтёр булып эшли, республика һәм район газета-журнал редакцияләре белән хезмәттәшлек итә.

Иҗаты

«Төнге җыр» (1980 ел) дип аталган хикәяләр җыентыгында татар халкының милли гореф-гадәтләре үзенчәлекләре турында сүз бара.

«Асыл кошым минем» (1987 ел) повесте, «Көн яктысы» (1993 ел) романы шахтёрлар тормышыннан алып язылган.

1996–1997 елларда аның «Гали батыр» (1–2 кит., 1–4 т.) исемле автобиографик повесте дөнья күрә.

Ә.Ә.Галиев әсәрләренең геройлары – тормыш кадерен белгән, гадел, максатларына ирешүчән шәхесләр.

Әдәбият

Маннапов Ш. Гали батыр оныгы // Казан утлары. 1998. № 11.