Эчтәлек

1850 еллар уртасыннан эшли, 40–50 шәкерт укый. Г.Сәгыйтов (1856–71) һәм Х.Мозаффаров (1871–1893) мөдәррислек иткәндә, иске алымлы гади уку йорты була.

1893–1908 елларда аны Печән базары мәчете имамы Г.Г.Апанаев җитәкчелек итә, ул «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе үрнәгендә яңа алымлы укыту кертә. Үтәмеш мәдрәсәсен туганы М.Г.Апанаев һәм үз акчасына тота (кара Апанаевлар). Г.Г.Апанаев сөргенгә җибәрелгәч, 1908 елларда М.Ш.Алтынбаев мөдәррис була; ул җитәкчелек иткәндә яңа алымлы укыту һәм дөньяви фәннәр кыскартыла, мәдрәсә үзенең популярлыгын югалта.

Әдәбият

Салихов Р.Р., Хайрутдинов Р.Р. Памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII — начало XX веков). К., 1995.