Биографиясе

1922 елның 29 июне, Казан — 1986 елның 26 июле, шунда ук.

Казан университетын тәмамлый (1946), шунда ук укыта.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре нефть-газ барлыкка килү һәм туплану теориясенә, Татарстан һәм Көнчыгыш Себер территорияләрендә битумнар, борынгы һәм яшь платформаларда углеводород ятмалары урнашу закончалыкларына карый.

Эллерн углеводородларның формалашу һәм урнашу үзенчәлекләрен билгели, аларны эзләү һәм разведкалау методикасын эшли, ТР территориясендә девон утырмаларында брахиоподаларның яңа төрләрен ачыклый.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Медальләр белән бүләкләнә.