- РУС
- ТАТ
Татарстанның Әлмәт районындагы авыл. Әлмәт шәһәреннән 20 км төньяктарак урнашкан
Поселокка 1913 елда нигез салына.
Беренче исеме – Беренче һәм Икенче Стахеев поселоклары, 1920−1950 елларда – Болтаево-1 һәм Болтаево-2, аннары – Болтаево-1 поселогы.
1980 елларның икенче яртысында авыллар исемлегеннән сызыла, 2001 елда яңадан хәзерге исеме белән теркәлә.
1920 елга кадәр поселок Уфа губернасының Минзәлә өязе Иске Кәшер волостена керә. 1920 елдан ТАССРның − Минзәлә, 1921 елдан Чаллы кантоннары составында. 1930 елның 10 августыннан – Акташ, 1959 елның 26 мартыннан Әлмәт районында.
Хәзер Яңа Никольский авыл җирлеге составына керә.
1920 елда – 123,
1926 елда – 140,
2002 елда – 13,
2010 елда – 3,
2015 елда – 9 кеше (руслар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.