Басмаханәне 1849 елда Л.И.Щевицтан (соңыннан басмаханә мөдире булып эшли) Алабуганың 3 нче гильдия сәүдәгәре Н.П.Коковин сатып ала. Коковин татар, рус, француз, немец һ.б. (яһүд теленнән кала) телләрдә цензура рөхсәт иткән һәм хуплаган китаплар, брошюралар, аерым битләр, игъланнар һ.б. бастыру хокукын ала. Тиздән басмаханә С.И.Чирковка арендага бирелә.

1891–1905 елларда ул, «М.А.Чиркова варислары басмаханәсе» булып таныла. Татар наширләренең заказларын үти. 1901–1907 елларда татар телендә тиражы якынча 2,5 млн данә булган 171 исемдәге китап нәшер ителә.

1907 елда басмаханә ябыла: заказларга югары бәяләр, шрифтларның искерүе аны бөлгенлеккә төшерә.