Биографиясе

1847 елның 8 гыйнвары, Август губернасы – ? Польша-Литва татарларыннан.

Петербург хәрби гимназиясен, Константин исемендәге 2 нче хәрби училищене (1865) һәм Генераль штаб академиясен (1874) тәмамлый. 1883 елдан полковник, 1897 елдан генерал-майор.

Рус-төрек (1877–1878), рус-япон (1904–1905) сугышларында катнаша. 1891–1906 елларда 4 нче укчы полк, 7 нче Ревель полкы командиры, Варшава кирмәне штабы башлыгы, 27 нче пехота дивизиясенең 2 нче бригадасы командиры, 4 нче Төркестан укчы бригада башлыгы, 72 нче, 12 нче дивизияләр командиры.

1906 елның маеннан отставкада.

Бүләкләре

«Батырлык өчен» дип язылган Георгий алтын коралы, 3 нче һәм 4 нче дәрәҗә Изге Владимир, 2 нче дәрәҗә Изге Анна, 1 нче, 2 нче дәрәҗә Изге Станислав орденнары белән бүләкләнә.

Әдәбият

Гришин Я.Я., Шарафутдинов Д.Р. На службе Родине. Казань, 2005.

Автор – Я.Я.Гришин