Эчтәлек

Биографиясе

1947 елның 16 июне, Буа районы Адав-Толымбай авылы — 2013 елның 12 феврале, шунда ук.

Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый (1979).

Буа районында эшли: «Буа» терлек симертү совхозында өлкән агроном (1970 елдан), район башкарма комитетының авыл хуҗалыгы идарәсендә игенчелек бүлеге башлыгы (1983 елдан), Коминтерн исемендәге колхоз рәисе (1986 елдан), «Буа» терлек симертү совхозында баш агроном (1989 елдан).

1991 елдан Буа районының авыл хуҗалыгы һәм азыкислотөлек идарәсе башлыгы урынбасары.

Дәүләт бүләге Буа районының авыл хуҗалыгы җитештерүенә ресурс саклау технологияләрен керткәне өчен бирелә.

Медаль белән бүләкләнә.