Биографиясе

1915 елның 10 марты, Башкортстан Республикасының хәзерге Дүртөйле районы Түбән Әлкәш авылы – 1995 елның 11 июле, шунда ук.

Туган авылында кохозда эшли.

1941 елның августыннан Кызыл Армиядә һәм Бөек Ватан сугышы фронтларында, 623 нче артиллерия полкының артиллерия расчёты командиры (38 нче армиянең 183 нче укчы дивизиясе). Көньяк-Көнбатыш, Сталинград, Брянск, Воронеж, 1 нче һәм 4 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Киев оборона операциясендә (1941 ел), Донбас операциясендә (1942 ел), Сталинград (1942–1943 еллар) һәм Курск (1943 ел) сугышларында, Харьков һөҗүм операциясендә (1943 ел), Украина, Польшаны азат итүдә, Прага һөҗүм операциясендә (1945 ел) катнаша.

1944 елның 19-20 мартында Винница шәһәре (Украина ССР) өчен барган сугышларда (расчёт белән командалык итеп, 7 ут ноктасын юкка чыгара); 1944 елның 25–27 июлендә Львов шәһәре (Украина ССР) өчен барган сугышта (дошманның 5 орудиесен, 2 миномётын, 4 дзотын, 8 күзәтү пунктын юк итә); 1945 елның 12–13 февралендә Струмень шәһәре (Польша) янындагы сугышта (орудиеләрне сафтан чыгара) батырлык күрсәтә.

Сугыштан соң Дүртөйле посёлогында яши.

Бүләкләре

1 нче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Славные сыны Башкирии. Уфа, 1985. Кн. 5;

Кавалеры ордена Славы трёх степеней: Краткий биографический словарь. Москва, 2000.

Автор – В.А.Шагалов