- РУС
- ТАТ
1724 елда салым – җан башына салынган түләү (түбән сословиегә кергән барлык ир затлары яшенә карамый түләргә тиеш була) кертү халык санын алуны таләп итә.
1719 – 1857 елда 10 ревизия үткәрелә.
Крәстияннәр, шәһәр кешеләре, сәүдәгәрләр исәп алуны үтәргә тиеш була. Халык санын теркәү кенәгәләре алпавытлар яки аларның управляющийлары, старосталар, шәһәр идарәсе чиновниклары тарафыннан тапшырыла. Халык санын теркәү кенәгәләренә кертелгән затлар «ревизияләүдәге җаннар» дип йөртелә.
Кенәгә материаллары өязләр, губерналар һәм бөтен ил буенча гомумиләштерелә. Халык санын теркәү кенәгәләре халыкның саны, географик урыны, сословие һәм милли составы, яше, гаилә хәле турында мәгълүматларны эченә ала.
Татарстан Республикасы Милли архивында Вятка губернасы буенча 3 нче һәм 4 нче ревизияләр, Вятка губернасы Алабуга өязе һәм Казан губернасы Лаеш өязе буенча 5 нче ревизия халык санын теркәү кенәгәләре саклана.
Подъяпольская Е.П. Ревизские сказки как исторический источник // Академику Борису Дмитриевичу Грекову ко дню семидесятилетия: Сб. статей. М., 1952.
Кабузан В.М. Народы России в XVIII веке: Численность и этнический состав. М., 1990.
Кабузан В.М. Народы России в первой половине XIX в.: Численность и этнический состав. М., 1992.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.